Россия Саклык банкының кече бизнес белән эшләү концепциясе, бизнесның бу төре һәм яңа гына эш башлаган эшкуарлар өчен аның яңа һәм модификацияләнгән продуктлары, финанс институтлар белән эшкуарларның иҗтимагый оешмалары арасындагы хезмәттәшлек юнәлешләре, кече бизнес үсешенә этәргеч буларак дәүләт ярдәме, эшкуарлыкка милки ярдәм формасы һәм инновацион икътисад формалашуның әһәмиятле өлеше буларак технопарклар системасы үсеше.
Бүген Казанда “2014 ел Саклык банкы клиентлар күзлегеннән” темасына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылган Россия Саклык банкының (Сбербанк России) Бөтенроссия конференциясендә кече һәм урта бизнес вәкилләре белән сөйләшү шулар һ.б. мәсьәләләр хакында бара.
Эре бизнес вәкилләре белән фикер алышу исә “Россия Саклык банкы” ААҖнең эре бизнес предприятиеләре белән Татарстан территориясендә хезмәттәшлеге мәсьәләләренә корылган. Шулай ук республиканың нефть һәм газ комплексының инновацион үсеше перспективалары турында да сүз була.
Конференциядә, әлеге банк һәм аның бүлекләре җитәкчелегеннән тыш, ТР Премьер-министры урынбасарларыннан ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, шулай ук икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, ТР җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрының беренче урынбасары Айрат Нуретдинов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева һәм ведомстволар, иң зур предприятиеләр җитәкчеләре катнаша.
Россия Саклык банкының Татарстан башкаласында урнашкан Идел-Нократ банкы бүлеге булган “Татарстан банкы”нда үткәрелә торган конференция эше 16 октябрьга кадәр дәвам итә. Мондый зур күләмле чара әле беренче генә оештырыла һәм аны уздыру мәйданчыгы итеп Татарстан башкаласы сайлануы республика өчен үзенчәлекле вакыйга булып тора. Идел-Нократ банкы рәисе Ирина Кудрявцева сүзләренчә, Россия Саклык банкының ТРда 72 подразделениесе, кече һәм урта бизнеска ярдәм күрсәтелә торган 44 пункты бар. Моның белән генә канәгатьләнеп калмастан, шул рәвешле, банкның хезмәттәшлек мөмкинлекләрен киңәйтү юллары карала.