Быел көзге чакырылыштан башлап, хезмәткә китүче егетләр банк картасы аша акча алачак

2011 елның 18 октябре, сишәмбе

Быел көзге чакырылыштан башлап, 1 елга хезмәткә китүче Татарстан егетләренә, хәрби хезмәткә китүче сумкасы һәм кесә телефонына өстәп, банк картасы да биреләчәк. Гомумән, “ВТБ-24” банкы картасы бөтен Россия буенча хәрбиләрдә кулланылышта булачак, димәк, һәрбер хәрби частьта аның банкоматлары торачак. Әлеге банк карталарына рядовойлар хисабына аена 400 сум, сержантларга 500 сум акча салыначак. Банк карталары 5-10 көндә әзерләнә, шуңа күрә, республиканың муниципаль берәмлекләрендәге хәрби комиссариат бүлекләрендә хезмәткә алынасыларның исемлекләрен үз вакытында төзеп җибәрү буенча эш бара. Банк вәкилләре белән килешүләр исә Татарстанның “хәрби капкасында” – Җыю пунктында (Сборный пункт) төзелә. Шул рәвешле, хәрбиләр белән барлык исәп-хисап үзәкләштереп башкарыла.

Бүген бу хакта ТР Хөкүмәте йортында республика муниципаль берәмлекләре белән видеоконференция режимында үткәрелгән брифингта ТР хәрби комиссары Сергей Погодин игълан итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International