Рөстәм Миңнеханов "Ел юристы - 2017" бүләген һәм Г.Ф. Шершеневич исемендәге Россия премиясен тапшыру тантанасында катнашты

2017 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ел юристы - 2017" бүләген һәм Г.Ф. Шершеневич исемендәге Россия премиясен тапшыру тантанасында катнашты.

Чара Казан федераль университетының төп бинасында узды. 

Тантана алдыннан Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан региональ бүлеге съезды узды. Анда региональ бүлек советының яңа составы сайланды һәм рәисе сайланды (Илдар Халиковны рәис итеп сайладылар). 

Рөстәм Миңнеханов чыгышында КФУның тарихи залында әлеге чараның узуы очраклы түгеллеген ассызыклады - әлеге университетта берничә буын юрист белем алган. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Илдар Халиковны Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан региональ бүлеген җитәкләве белән котлады. 

“Төбәк бүлеген булдыру нәтиҗәле профессиональ эшчәнлек өчен өстәмә мөмкинлекләр тудырды. Дәүләт органнары, адвокатура һәм нотариуслар белән Татарстанның ерак торак пунктларына бергәләп чыгу авыл халкына профессиональ юридик ярдәм алу мөмкинлеген тудыра. 2011 елдан шундый юридик ярдәмне 4 меңнән артык кеше алган”, - дип билгеләде Татарстан Президенты.

Туры эфирда “Болгар Радиосы” радиостанциясе белән татар телендә юридик консультация күрсәтүдә эшләп килүче проект игътибарга лаек, диде ул.

Бүген халык белән эшләүнең яңа формаларын, дәүләт хакимияте белән һәм җирле үзидарә белән багланышлар механизмнарын табарга кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International