Зөядә сәяси репрессия корбаннары истәлегенә һәйкәл ачылды

2011 елның 30 октябре, якшәмбе

Бүген Зөя утрау-шәһәрчегендә сәяси репрессия корбаннары истәлегенә һәйкәл һәм XX гасырда Зөя төрмәләре тоткыннарына багышланган күргәзмә ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Тарих һзм мәдәният һәйкәлләрен торгызу буенча республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев катнашты.

Бүген Зөягә репрессиядән зыян күрүчеләр һәм аларның туганнары килгән.

“Бүген үзенчәлекле көн. 20 ел дәвамында бу көнне сәяси реппрессия корбанарын искә алабыз, - диде үз чыгышында ТР Президенты. – Барыбыз да илдә ниләр булганлыгын белергә тиеш. Зөя утрау-шәһәрчеге тарихында төрле вакытлар булган, шул исәптә бәла да. Сугыш елларында гына да биредә 3 мең кеше һәлак булган”.

Бу бәла репрессияләнүчеләргә генә кагылып калмый, ә аларның якыннарын да кайгыга сала, диде республика башлыгы. “Безнең өчен нахакка репрессияләнгән кешеләр турында истәлекләрне саклау мөһим. Кайбер гаиләләрдә туганнары кайда булуын бөтенләй белмәгәннәр, аларны хәбәрсез югалды дип санаганнар, дип белдерде Р.Миңнеханов. – Яшь буын безнең тормышта андый этап булуын белергә һәм аның кабатланырга тиеш булмавын белергә тиеш”.

ТР Президенты репрессия елларын хәтерләүчеләр һәм репрессияләнүчеләрнең туганнарына мөрәҗәгать итеп, ул еллардагы вакыйгалар безнең хәтердә мәңгегә сакланыр дип ассызыклады. “Бүген сезнең белән бергә кайгырабыз”, - дип тәмамлады сүзен республика җитәкчесе.

Минтимер Шәймиев сүзләренә караганда, Зөя утрау-шәһәрчеге үз тарихында күпне күргән. “Биредәге җир катлаулы вакыйгалар шаһиты. 1937-38 елларда илдә 1,5 миллион кеше тоткарланган, аларның 628е атып үтерелгән. Нигездә, бу кешеләр гаепләре булмаган килеш гаепле дип танылган”, - диде М.Шәймиев.

“Танылган татар шагыйре Хәсән Туфан Зөядә төрмәсендә 10 ел утырган. Аннары 7елга Себергә җибәрелгән. Бары тик 17 елдан соң гына өенә кайткан. Бу елларда аны көткән хатынына багышланган шигырьләрен күз яшьләреннән башка укып та булмый”, - дип сөйләде М.Шәймиев.

Пенсионер Виктор Лошадкин бүген Зөягә бу фаҗига аның гаиләсенә кагылганга күрә килгән. Аның әтисе Андрей Лошадкин 1942 елда Зөя колониясендә вафат булган. Аның әтисе агроном булып эшләгән, сөтчелек фермаларын торгызган һәм Совет хакимияте өчен күп эш башкарган. “Көнче кешеләр аны хәрап иткән, чөнки ул үзе дә эшләгән, башкаларны да эшләткән”, - дип сөйләде В.Лошадкин.

Әлфия Галиева Зөядә төрмәсендә туган. Бүген ул әнисе Мәрьямбикә белән утрауга илгән. Хәзер аның әнисенә 82 яшь. Бала көткән 22 яшьлек хатынны 5 елга хөкем итеп, төрмәгә ябканнар. “Мин бүген әнинең бирегә килергә көч табуы өчен шатмын”, - диде Ә.Галиева.

Һәйкәлнең авторы Мәхмүт Гасыймов. Һәйкәл ак мәрмәрдән төзелгән 2 метрлы стелладан гыйбарәт, анда төрмә рәшәткәсеннән күгәрчен очыручы кул сурәтләнгән.

Һәйкәл ачылганнан соң Рөстәм Миңнеханов белән Минтимер Шәймиев “Зөя: - сәяси репрессияләр һәм ГУЛАГ корбаннары” күргәзмәсендә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International