«Татнефтехиминвест-холдинг»та федераль әһәмияткә ия мәсьәләләр каралды

2011 елның 1 ноябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинеты бинасында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын үткәрде.

Россия Фәннәр академиясе академигы Алексей Конторович Көнбатыш Себер газ комплексын үстерү, Татарстан һәм Башкортстанның нефть химиясе кластерын углеводород чималы белән тәэмин итү перспективалары хакында сөйләде.

Алексей Конторович фикеренчә, ил нефть химиясен дөнья лидерларының берсе роленә күтәрү өчен Россия тарихында хәзерге кебек уңайлы форсат тумаган иде әле.

Рөстәм Миңнеханов, чимал белән тәэмин итүнең Татарстан нефть химиясе тармагы өчен иң актуаль проблема икәнлеген билгеләп үтеп, РФ Хөкүмәте өчен уртак доклад әзерләргә тәкъдим итте.

«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин нефть-газ химиясе һәм төзелеш-монтаж оешмалары өчен кадрлар әзерләү хакында мәгълүмат бирде. Ул тармакта квалификацияле кадрларга ихтыяҗның артуына игътибар юнәлтте. Әлеге уңайдан Рөстәм Миңнеханов ТР мәгариф системасында һөнәри әзерлекнең торышыннан канәгать булмавын белдерде һәм әлеге өлкәдә озак вакытка исәпләнгән стратегияне карарга күрсәтмә бирде.

Директорлар советының алдагы утырышы Казан синтетик каучук заводында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International