Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ветеринар табибларга ашыгыч ветеринария ярдәме автомобильләреннән ачкычлар тапшырды.
Тантаналы чара Игенчеләр сарае янындагы мәйданда узды.
Һәрбер район дәүләт ветеринария берләшмәсе икешәр ВАЗ-21213 "Нива" машинасын алды. Исегезгә төшерәбез: республикада 43 ветеринария берләшмәсе эшли.
Тантанада катнашучылараны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов республикада авыл хуҗалыгы өлкәсенең үсеш алуын ассызыклады. Зур терлекчелек комплекслары төзелә, гаилә фермалары, сөт фермалары, шәхси хуҗалыклар кебек юнәлешләргә зур игътибар бирелә. Шунлыктан ветеринария хезмәтенең әһәмияте көннән-көн арта бара. Ветеринар табибларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов тормыш сыйфатының аларга да бәйле булуын җиткерде. Ул табибларга уңышлар теләде.