Рөстәм Миңнеханов: “Тәтеш районы үзенең үсеш перспективасын билгеләргә тиеш”

2011 елның 4 ноябре, җомга

Тәтеш районының алгарышы өчен үсеш концепциясен формалаштырырга, конкурент өстенлекләр һәм потенциаль резервларны билгеләргә кирәк. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов район активы белән очрашуда әнә шулай дип белдерде. Республика башлыгының районга эш сәфәре кысаларында узган очрашуда шулай ук вице-премьер – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республика сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Тәтештә татар урта гомумбелем бирү мәктәбендә булды. Биредә республика башлыгы берничә кабинетка керде, укучылар һәм мөгаллимнәр белән аралашты. Р.Миңнеханов инглиз теле кабинетында педагогларның чит ил белем бирү программасы буенча ни рәвешле квалификация арттыруларын карады. Инглиз теле укытучылары мондый курсларны оештырган өчен ТР Президентына рәхмәт белдерде.
Мәктәп китапханәсендә республика башлыгы туган як тарихы дәресендә булды. Рөстәм Миңнеханов балаларның сорауларына җавап бирде, мәктәпкә интерактив комплекс бүләк итте.
Мәктәптә булганнан соң Рөстәм Миңнеханов район активы белән очрашты. Республика башлыгының сүзләренә караганда, Тәтеш районында үсеш динамикасы сизелә. “Торак төзелеше һәм капиталь ремонт, спорт объектлары, балалар бакчалары төзү программалары безнең торак пунктларның йөзен җитди үзгәртә”, - дип белдерде Р.Миңнеханов.
Республика үсеше хакында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов Татарстанның федераль бюджеттан зур күләмдә инвестицияләр алуы хакында хәбәр итте. “Без барлык программаларда да катнашабыз, безне федераль дәрәҗәдә хуплыйлар. Ил җитәкчелеге инвестицияләрнең тиешле нәтиҗә бирүен белә”, - диде Татарстан башлыгы.
Шул ук вакытта республиканың үз үсеш планнары да бар. Нефть химиясе, машина төзелеше, “Алабуга” махсус икътисади зонасына резидентлар җәлеп итү, энергетиканы модернизацияләү төп юнәлешләр булып кала. Кече һәм урта бизнес үсеше өчен уңайлы шартлар тәэмин итү бурычы тора.
Татарстан Президенты урта сыйныфны формалаштыру, шулай ук традиция һәм мәдәниятнең нигезе буларак авылча яшәү рәвешен саклау һәм үстерү зарурлыгын ассызыклады.
Рөстәм Миңнеханов гамәлгә ашырылучы һәм тормышка ашыру күздә тотылган республика социаль программалары хакында да хәбәр итте.
Татарстан Президентының сүзләренә караганда, Тәтеш районының үсеш перспективалары бар, әмма аларны гамәлгә ашыру өчен халыкның активлыгы кирәк. “Сезгә үз концепциягезне формалаштырырга, конкурент өстенлекләрегезне, үсеш резервларын билгеләргә кирәк. Сезгә уңышлар телим һәм башлангычларыгызның безнең тарафтан хупланачагына ышандырам”, - дип мөрәтәгать итте Рөстәм Миңнеханов Тәтеш районы халкына үз чыгышының ахырында.
Республика башлыгы шулай ук район активы вәкилләренең сорауларын һәм тәкъдимнәрен дә тыңлады. Халыкның үтенечләренә җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, спорт комплексын төзү эшләрен тәмамларга, Тәтешнең чистарту корылмаларын модернизацияләү мөмкинлеген карарга вәгъдә итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International