Бүген Татарстан Республикасы Президенты эш сәфәре белән Татарстанның Апас районында булды.
Биредә ул район активы белән очрашты. Утырыш башланыр алдыннан республика башлыгы берничә объектны карады. Бөек Ватан сугышы ветераннарына атап төзелгән торак йортны файдалануга тапшыру тантанасыннан соң ул өсте ябулы шугалак төзелешенең барышы белән танышты. Аны төзү эшләрен 2012 елның гыйнварында тәмамлау күздә тотыла. Рөстәм Миңнеханов Апаста шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан сафка бастырылган мемориаль комплексны карады.
“Апас районы үсеш юлында. Әлеге динамиканы саклап кына калмыйча, тизләтергә дә кирәк”, - диде республика башлыгы район активы белән очрашуда. Район үзәге төзекләндерелә, яңа объектлар сафка баса. Тулаем алганда, Рөстәм Миңнеханов ассызыклап үткәнчә, район халкының яшәү рәвеше үзгәрә, тормыш шартлары яхшырганнан-яхшыра.
Район активы алдында ясаган чыгышында, Рөстәм Миңнеханов утырышта катнашучыларны республиканың социаль-икътисади хәле белән таныштырды, Татарстанда гамәлгә ашырылучы проектлар хакында сөйләде һәм Татарстан җитәкчелеге алдында торган бурычларга тукталды.
“Милләтара һәм конфессияара татулыкны сакларга кирәк”, - дип ассызыклады ул һәм бүген Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелүен искәртте. ТР Президенты Апас районында төрле милләт һәм дин вәкилләренең дус-тату яшәвен билгеләп үтте. “Төбәктә тотрыклылыкны саклау зарур”, - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, республикада халыкның тормыш сыйфатын күтәрү өчен икътисадны үстерергә кирәк. Татарстан башлыгы нефть чыгаруны тотрыклыландыру, нефть эшкәртү һәм нефть химиясен үстерү, автомобиль кластерын киңәйтүне төп үсеш юнәлешләре дип атады. Гамәлдәге предприятиеләрдән тыш, республикага инвесторларны җәлеп итү буенча да планнар бар, дип өстәде Татарстан башлыгы. Ул югары технологияләргә корылган җитештерүне үстерергә һәм көндәшлеккә сәләтле продукция эшләп чыгарырга кирәк дип саный. Республика башлыгы эшкуарларның урта сыйныфын формалаштыру зарурияте хакында да искәртте, республикада кече һәм урта бизнесны үстерү өчен, тулы бер инфраструктура - технопарклар, бизнес-инкубаторлар булдырылган. “Безнең бурыч – Татарстанда кече һәм урта бизнес өлешен 40 процентка җиткерү”, - диде Рөстәм Миңнеханов, хәзерге вакытта аның 24 процент тәшкил итүен искәртеп.
Моннан тыш, Р.Миңнехановның сүзләренә караганда, ТР җитәкчелеге эре комплексларны гына түгел, шәхси хуҗалыклар, гаилә фермаларын үстерүне дә максат итеп куя. Әлеге мәсьәлә Апас районы өчен дә актуаль.
Тормыш сыйфаты күп яктан сәламәтлек саклау өлкәсенә дә бәйле. Р.Миңнеханов эре медицина үзәкләре һәм район хастаханәләренә модернизация ясалуын искәртте. Президент билгеләп үткәнчә, Татарстанда спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар да тудырыла, күпсанлы спорт объектлары төзелә. Апас районы халкы бассейнга бик теләп йөри, шугалак ачылуын көтә. “Апас районының тормыш итү, спорт белән шөгыльләнү өчен җәлеп итүчәнлеге артачак кына”, - дип ассызыклады ТР башлыгы.
Очрашу тәмамлангач Апас районында яшәүчеләр республика Президентына үзләрен борчыган мәсьәләләр хакында да җиткерде. Мисал өчен, алар хастаханәне ремонтлау кирәклеге хакында сөйләде. Президент авыл Мәдәният йортларын төзүнең әһәмияте зур дип саный. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда авыл Мәдәният йортларын төзү буенча программалар эшләү идеясе бар.
Көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов республиканың Тәтеш районына сәфәр кыла.