4 декабрьдә узачак тавыш бирү көнендә Татарстандагы сайлау участокларының 5 процентында тавыш бирүдә электрон комплекслар кулланылачак. Ягъни яңалык республикада формалашкан 2897 участокның 146 сында сынала дигән сүз. Алар республиканың 33 муниципаль районында урнашкан. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин искәрткәнчә, электрон тавыш бирү комплекслары Казан һәм республиканың башка эре шәһәрләренә урнаштырылмый. Аларны районннарда сынауның максаты төбәкләрне заман технологияләре мөмкинлекләрен кулланырга өйрәтү белән бәйле. Ник дигәндә, 2015 елдан мондый электрон комплекслар илнең барлык сайлау участокларында кулланыла башлаячак. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта җиткерде. Матбугат очрашуы Татарстанда 6 чакырылыш Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга әзерлекнең барышына багышланды.
Анатолий Фомин хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә республикага 50 дән артык электрон тавыш бирү комплексы кайтарылган. Бу атнада төп партиянең кайтуын көтәләр. Җиһазлар башта бергә туплана, аннан соң аларның дөрес итеп комплектлану дәрәҗәсе, эшләү сәләте тикшерелә. Шуннан соң гына комплекслар 33 районга юллана. Анда сертификат алган махсус әзерлекле белгечләр аларны сынап караячак. Шушы сынауларны узганнан соң электрон комплекслар участокларга куелачак.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе аңлатканча, 146 участокның һәрберсенә шундый берәр комплекс урнаштырачак. Электрон комплексның һәрберсе 9 терминалны эченә ала, Аның икесе участокның ишек төбенә (тренажер буларак), бишесе участок эченә урнаштырыла. Тагын ике терминал күчмә булачак, ягъни участоктан тыш тавыш бирүчеләр өчен кулланылачак. Бу яңалыктан 4 декабрьдә якынча 40 мең сайлаучы файдаланачак. Анатолий Фомин искәрткәнчә, электрон комплекслар куелган участокларда тавыш бирү бары тик электрон юл белән генә узачак. Бу участокларга кәгазь бюллетеньнәр исә техника эшләмәү ихтималы өчен запаска гына әзерләп куелачак.
Электрон комплекслар аша бирелгән тавыш нәтиҗәләре электрон чыганакларга күчерелеп (диск, флешка), территориаль сайлау комиссияләренә юлланачак. Анда алар ГАС “Выборы” системасына кертеләчәк.
Электрон тавыш бирү комплексын куллану бүгенге этапта кыйммәткә чыга. Анатолий Фомин сүзләренә караганда, бер комплекс 500 мең сумга якын тора. Аларның барысы да федераль казна акчаларына алынган. “Комплекслар ил күләмендә күпләп җитештерелә башлагач, аларның бәясе төшәргә мөмкин”, -дип ассызыклады Анатолий Фомин.
Билгеле булганча, 6 чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар 4 декабрьдә узачак. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе аңа әзерлекнең план нигезендә баруын ассызыклады.