Рөстәм Миңнеханов Россия балалар фонды рәисе белән очрашты

2011 елның 9 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия балалар фонды рәисе, Халыкара балалар фондлары ассоциациясе башлыгы, Россия Фәннәр академиясе академигы, язучы Альберт Лиханов белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров, Татарстанда бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов катнашты.
Очрашуда Альберт Лиханов Казанның, беренче чиратта, аның тарихи үзәгенең матурлыгына соклануын белдерде. Рөстәм Миңнеханов язучыга хәзерге вакытта республика җитәкчелегенең Татарстан башкаласының тарихи үзәген саклау буенча актив эш алып баруы хакында хәбәр итте.
Очрашу барышында яклар балалар проблемалары һәм аларны хәл итү юллары, аерым алганда, күп балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү мәсьәләсе хакында да фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International