Бүген Казанга эш сәфәре белән килгән “Роснано” ААҖнең идарә рәисе Анатолий Чубайс “Химград” технополисының мөмкинлекләре белән танышты. Анатолий Чубайс белән бергә технополиста Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та булды.
“Роснано” башлыгына энергия саклау өлкәсендә барлык иң заманча технологияләр тупланган энергияне нәтиҗәле сарыф итүче йортны күрсәттеләр. Анатолий Чубайс кулланыла торган технологияләрнең, аерым алганда, җылылык насосларының икътисади нәтиҗәлелеге белән кызыксынды. Рөстәм Миңнеханов җылылык насосларының зур күләмдә башлангыч инвестицияләр таләп итүе, алга таба аларның үз-үзен аклаячагы хакында хәбәр итте.
Анатолий Чубайс хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта “Роснано” төрле алдынгы технологияләр тупланган урын – “акыллы” йортның үз прототибын төзергә ниятли. Рөстәм Миңнеханов аны Татарстанда сафка бастырырга тәкъдим итте. “Яңа технологияләрнең мөмкинлекләрен күрсәтергә кирәк”, - дип белдерде Татарстан Президенты.
“Роснано” ААҖнең идарә рәисенә кече һәм урта бизнесны урнаштыру урыны буларак “Химград” технополисы тәкъдим ителде. Кунаклар технополис резидентлары җитештергән продукция үрнәкләре урын алган күргәзмә белән танышты һәм берничә производствода булды. Экскурсия барышында Анатолий Чубайс әлеге производстволарда нанотехнологияләрне куллану мөмкинлекләре белән кызыксынды.