Алексей Песошин Россия Гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Владлен Аксенов белән очрашты

2018 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Владлен Аксенов белән очрашты.

Очрашу  ТР Хөкүмәте йортында узды. Анда ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы эшчәнлеген тәэмин итү хакында фикер алыштылар.

Әңгәмә барышында Владлен Аксенов Алексей Песошинны ел саен уздырыла торган бөтенроссия җыенында катнашырга чакырды. Анда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бердәм дәүләт системасының һәм гражданнар оборонасы системасының 2017 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалачак (Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендә узачак).

Очрашуда шулай ук ТР гражданнар оборонасы эшләре министры – Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе башлыгы Рәфис Хәбибуллин катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International