CNN телеканалы Татарстанны дөнья мәйданында алга сөрүдә хезмәтләрен тәкъдим итә

2011 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “CNN International”ның Ауропа буенча төбәк директоры Сильван Роже белән очрашты. Сүз Татарстанны халыкара аренада таныту өчен “CNN” белән партнерлык турында барды.

Бүгенге көндә “CNN” тәүлек буе эшли торган яңалыклар хезмәте буларак, дөньяда лидерлык позициясен били. Ул төрле цифрлы платформалар өчен яңалыклар, интеллектуаль, документаль һәм публицистик программалар әзерли һәм аудитория белән элемтәдә инновацион каналларны файдалана. Моннан тыш, “CNN” Халыкара Санкт-Петербург икътисади форумының рәсми медиа-партнеры булып тора.

Рөстәм Миңнеханов “CNN International”ның Ауропа буенча төбәк директоры Сильван Роже белән очрашуда Татарстан өчен “CNN” да республикада бара торган вакыйгаларны яктырту өчен коммуникацион компания эшләргә тәкъдим итте. Дөнья аудиториясен Татарстанга җәлеп итү, потенциаль инвесторлар һәм туристлар санын арттырырга, Татарстанны үсеш алган спорт инфраструктуралы төбәк буларак танытырга мөмкинлек бирәчәк.

Очрашуда Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, ТР Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча агентлык җитәкчесе Марат Моратов, “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешманың генераль директоры Владимир Леонов һ.б катнашты.

“CNN International” телеканалы 24 сәгать эшли, аны дөньяның 212 илендә карап була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International