Татарстан Премьер-министры Финляндиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле белән очрашты

2011 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Казанның Виза үзәгендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Финляндиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Матти Анттонен һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашында Финляндия виза үзәген рәсми төстә ачу тантанасы булды.
“Бүген – чын мәгънәсендә тарихи көн. Татарстан һәм Финляндия бер-берсенә тагын да якынайды. Әле кичә генә, Мәскәүгә барып тормыйча гына, нәкъ менә биредә, Казанда безнең күптәнге күршебезгә сәфәр кылу өчен документлар рәсмиләштерүне күз алдына да китереп булмый иде. Татарстан белән Финляндия арасындагы мөнәсәбәтләр үзенә бертөрле. Бүгенге көндә нефть химия комплексы, төзелеш тармагы белән шөгыльләнүче компанияләр төркеменең Финляндия белән тыгыз багланышта булуы куанычлы. Хәзер күп кенә татарстанлыларның бу ил хакында тагын да күбрәк белергә, анда барырга теләячәге шик тудырмый”, - диде Премьер-министр, кунакларга мөрәҗәгать итеп.
Казанда виза үзәген ачу хакында узган елның көзендә үк, Финляндия Республикасы Президенты Тарья Халоненның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы вакытында фикер алышынган иде, дип ассызыклады Финляндиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Матти Анттонен.
“Мин моны бик дөрес карар булды дип уйлыйм, чөнки Финляндия белән Россия, Татарстан арасындагы элемтәләр динамик үсеш кичерә. Быел без Россиядә 1 миллион 200 меңнән артык виза бирәчәкбез. Бу бик күп”, - диде ул.
Кызыл тасманы кискәннән соң Илдар Халиков, Матти Анттонен һәм Илсур Метшин виза үзәге белән танышты һәм хезмәткәрләр белән аралашты.
Финляндиянең Мәскәүдәге Илчелеге Казандагы уртак виза үзәге аша виза гаризаларын быелның 17 июненнән бирле кабул итә. Бу вакыт эчендә татарстанлылар 500 гә якын виза алган.
Казан һәм Мәскәү виза үзәкләре арасында гариза бирү һәм тәкъдим ителә торган хезмәтләр буенча гариза бирүче өчен зур аерма юк. Казанда, Мәскәүдәге кебек үк, клиентларга хезмәт күрсәтүдә уңайлы шартлар гарантияләнә. Казанда клиент, Мәскәүдәге шикелле, касса үзәгендә виза җыемы түли яки шунда ук виза гаризасы өчен фотога төшә ала. Өстәмә хезмәт сыйфатында курьер хезмәте тарафыннан өйгә әзер паспорт китерүгә заказ бирергә мөмкин.
Казанда бирелгән гаризаларның вакыты Мәскәүнекеннән берникадәр аерыла. Әмма шуның белән бергә 10 календарь көн дәвамында визаны рәсмиләштерү турындагы гариза буенча карар кабул итү вакыты саклана.
Искәртеп узабыз, Казандагы Берләштерелгән виза үзәге 2010 елның октябрендә эшли башлады. Шушы вакыт эчендә аның белән хезмәттәшлек итәргә теләгән чит ил консуллыкларының саны 9 га артты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International