Татарстанда 9,5 мең яшь гаилә торак алуга чиратта басып тора. Ул хакта бүген ТР төзелеш министры Ирек Фәйзуллин торак төзелеше мәсьәләләре буенча республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмә ТР Хөкүмәт йортында узды. Аны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, 2011 елда 42 күпбалалы гаилә һәм 180 ятим бала торак алуга ирешкән. Барлыгы чиратта 792 күпбалалы гаилә һәм 916 ятим бала басып тора икән.
Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшыртуга килгәндә, Татарстанда реестрга 16457 ветеран кертелгән. Шуларның 13715е килешү төзегән.
Барлыгы 13404 ветеран фатир алган. Тагын 316 кеше фатирларга күченүләрен көтә.
Ирек Фәйзуллин тиздән республикага 1,12 млрд. сум күләмендә акча киләчәген җиткерде. Ул ветераннарның торак шартларын яхшыртуга тотылачак.
ТР Президенты муниципаль берәмлекләр башлыкларына ветераннар арасында аңлату эшләрен алып барырга кирәк дигән үтенеч белән мөрәҗәгать итте.