Татарстан Президенты Казанда Милләтләр театры спектаклен тамаша кылды

2011 елның 20 ноябре, якшәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше белән Милләтләр театрының "Рассказы Шукшина" спектаклен тамаша кылды. Гастрольдәге спектакль Г.Камал театрында күрсәтелде.

"Рассказы Шукшина" - "Алтын битлек" театр премиясен яулаган спектакль, шулай ук, "Хрустальная Турандот" премиясе лауреаты. Спектакльнең режиссеры - Алвис Һерманис, баш рольләрдә - Евгений Миронов һәм Чулпан Хамматова.

"Рассказы Шукшина" һәм "Бедная Лиза" спектакльләре белән Казанда заманча сәнгатьнең Алтынчы халыкара "Территория" фестивале төгәлләнә. Фестиваль Казанда "Мәдәни Универсиада" проекты кысаларында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International