20-21 ноябрьдә ТР Дәүләт киңәшчесе җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Италиядә эш сәфәрендә. Эш сәфәре кысаларында Минтимер Шәймиев Италия Президентының мәдәни мирас буенча киңәшчесе Луис Годарт, Италия Тышкы эшләр министрлыгының үсеш департаменты генераль директоры Маурицио Мелани, Салерно провинциясе Президенты Эдмондо Чириелли, ИККРОМ (ICCROM) мәдәни мирасны өйрәнү, төзекләндерү һәм саклау буенча Халыкара тикшеренү үзәге генераль директоры Мөнир Бушенаки белән очрашты.
Сөйләшүләрнең максаты – Италиядә Россия елы һәм Россиядә Италия елы кысаларында Татарстан Республикасы белән Италия Республикасы арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтү һәм ныгыту, шулай ук мирасны саклау һәм төзекләндерү буенча Италия тәҗрибәсен өйрәнү. Италиянең рәсми затлары һәм галимнәре Татарстан Республикасының дөньяда толерант, милләтара һәм конфессияара татулык үрнәге буларак танылган булуын ассызыклап узды. Аларның фикеренчә, моңа “Яңарыш” фондының Зөядә православие, ә Болгарда мөселман һәйкәлләрен торгызу буенча эшчәнлеге дәлил булып тора.
Кичә Татарстан делегациясе Италиянең Сале́рно провинциясе Пестум шәһәренә килеп җитте. Делегацияне ИККРОМ (ICCROM) мәдәни мирасны өйрәнү, төзекләндерү һәм саклау буенча Халыкара тикшеренү үзәге генераль директоры Мөнир Бушенаки каршы алды һәм озатып йөрде. Ул агымдагы елның октябрендә Казанда Халыкара музей форумында һәм “Яңарыш” фондының Ведомствоара эксперт советы утырышында катнашты.
Татарстан делегациясе өчен Пестум шәһәрендә археология музеенда һәм Бөтендөнья мәдәни мирас объектында булу файдалы булды. Минтимер Шәймиев биредәге тәҗрибә Болгар һәм Зөядә һәйкәлләрне саклауда кулланылачак дип билгеләп үтте.
Салерно провинциясе Президенты Эдмондо Чириелли белән очрашуда ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлекне җайга салу буенча килешү төзелде.
Кичә кич Татарстан делегациясе Салернодан Италия башкаласы Римга килде. Бүген Римда Минтимер Шәймиев Италия Президентының мәдәни мирас буенча киңәшчесе Луис Годарт һәм Тышкы эшләр министрлыгының үсеш департаменты генераль директоры Маурицио Мелани белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы белән Италия Республикасы арасында тарихи мирасны саклау өлкәсендә хезмәттәшлек итү юнәлешләре буенча фикер алыштылар.
Аннары Татарстан делегациясе ИККРОМ штаб-фатирында - мәдәни мирасны өйрәнү, төзекләндерү һәм саклау буенча Халыкара тикшеренү үзәгендә булды. Анда Татарстан вәкилләре Италия белгечләре, ИККРОМ галимнәре белән аралашты, алар археология объектларын төзекләндерүдә үз серләрен ачты, мөмкин булган хаталар турында кисәтте. Италия вәкилләре сүзләренә караганда, Татарстан белгечләренең Болгар һәм Зөя һәйкәлләрен төзекләндерү мәсьәләләрен җентекләп тикшерүе зур хөрмәт уята.
Халыкара дәрәҗәдәге экспертлар, ИККРОМ хезмәткәрләре, төзекләндерүче белгечләр, археологлар белән очрашу Болгар һәм Зөя тыюлыкларын ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә тәкъдим итү эшләрен координацияләү һәм оештыру өчен кирәк дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев.
ТР Дәүләт киңәшчесен эш сәфәрендә ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе каршындагы Россия бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирас комитеты рәисе Игорь Маковецкий, ТРның Франция Республикасындагы тулы вәкаләтле вәкиле Искәндәр Йосыпов, ЮНЕСКО шәһәр төзелеше һәм архитектура һәйкәлләрен саклау кафедрасының Идел буе бүлеге җитәкчесе Рафаэль Вәлиев озатып йөрде.