Рөстәм Миңнеханов: “Базарда җитди көндәш булырга теләгән предприятиеләр “Сакчыл җитештерү”не куллану буенча системалы эш алып барырга тиеш”

2011 елның 22 ноябре, сишәмбе

“Россия Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү алдында тора. Шул шартларда, безнең предприятиеләр җитди реформалар процессыннан башка гына көндәшлеккә сәләтле була алмаячак. “Сакчыл җитештерү” технологияләре шул юлны узарга ярдәмгә килә”. Бүген “Корстон”да VΙ халыкара Лин-форумның пленар утырышын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шул сүзләр белән ачып җибәрде. Республика башлыгы ассызыклаганча, базарда җитди көндәш булырга теләгән предприятиеләр IT-технологияләрне куллану буенча системалы эш алып барырга тиеш.

Сакчыл производство мәсьәләләренә багышланган әлеге җыенны ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы “КАМАЗ” ААҖ, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы, Чаллы шәһәре һәм Кама аръягы зонасының Сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә оештырган.“Нәтиҗәле процесслар-югары җитештерүчәнлек” дигән әлеге форумда РФ һәм БДБ илләренең эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, халыкара лин-тренерлар –“Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе” җәмгыяте президенты Михаил Погосян, “ОБОРОНПРОМ” ААҖ генераль директоры Андрей Реус, РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы вице-президенты Вадим Чубаров, Бөекбританиянең “Лин-коучинг” компаниясе җитәкчесе Герт Хаар-Йоргенсен һ.б.катнаша.

Сәнәгать белән идарә итүдә мәгълүмат технологияләрен куллану бүген заман таләбе. Ул “Сакчыл җитештерү” технологияләрен, предприятие ресурсларын планлаштыру системаларын, электрон документ әйләнешен, электрон юл белән эш вакытын, йөкләнешне исәпкә алу системаларын үз эченә алган тулы бер комплексны күздә тота. Шушы өлешләрдән “Сакчыл җитештерү” технологияләре республика предприятиеләренә иң киң кулланылышка кертелгәне. Хәзерге вакытта аның элементлары республиканың икътисадның төрле тармакларына караган 80 нән артык предприятиесендә кулланыла. Әлеге технологияләрнең тулы спектрын үзләштергән “КАМАЗ”, “АлАз”, “Казан моторлар төзү” җитештерү берләшмәсе”, “Казан компрессормаш”, “Казан вертолет заводы”, “Серго исемендәге җитештерү берләшмәсе”, “Горбунов исемендәге Казан авиация-җитештерү берләшмәсе” ААҖ кебек машина төзелеше предприятиеләре бу өлкәдә лидерлар.

Сакчыл җитештерү, ягъни лин-технологияләр сыйфат белән идарәгә һәм менеджментка яңача якын килүне күздә тота, чыгымнарны, продукциянең үзкыйммәтен киметүгә, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүгә юл ача. Аны максималь инвестицияләр белән инновацияләргә иң кыска юл дип тә атыйлар. Моның шулай икәнен республика предприятиеләре үз мисалларында раслый.

Татарстанда “Сакчыл җитештерү” проектын кертүнең этаплары һәм перспективалары хакында чыгыш ясаган ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов билгеләп узганча, сакчыл җитештерү технологияләрен 2006 елдан бирле кулланучы һәм бүген аны барлык цехларында гамәлгә ашыручы“КАМАЗ”да шушы вакыт эчендә 370 мең кв. метрга якын җитештерү мәйданы оптимальләштерелеп, икътисади нәтиҗәлелек күләме 16 млрд сум тәшкил иткән. “АлАз”да исә “Сакчыл җитештерү” инструментларын кертү 293 млн сумлык икътисади нәтиҗәлелек биргән. “Казан моторлар төзү” җитештерү берләшмәсе” ААҖ дә ресурсларны рациональ кулланудан, чыгымнар һәм югалтуларны киметүдән 705,5 млн сумлык нәтиҗәлелек алынган.

Аның сүзләренә караганда, лин-технологияләр инструментларын куллану буенча дөнья тәҗрибәсе авиация сәнәгатендә заказларның үтәлеш вакытын 16 айдан 16 атнага кадәр кыскарту, автомобиль сәнәгатендә сыйфатны 40 процентка кадәр үстерү мөмкинлеген күрсәтә. Министр әлеге технологияләрне куллану өлкәсенең республикада сәнәгатьтә җитештерү белән генә чикләнмәвенә, аның элементларының энергетикада, нефтехимиядә, авыл хуҗалыгында, транспорт, торак-коммуналь хуҗалыгы, сәламәтлек саклау тармакларында да кулланышта булуын искәртте. Шулай ук республикада лин-технологияләрнең “Сакчыл шәһәр” дигән яңа юнәлеше кулланылуын, әлеге проектның Әлмәт шәһәрендә гамәлгә ашырылуын белдерде.

Министр ассызыклаганча, әлеге системаны предприятиеләрдә киң кулланылышка кертү өчен заманча югары квалификацияле белгечләр әзерләү таләп ителә. Аның белдерүенчә, бу максатларда һөнәри әзерләү курслары оештырылган.Узган ел алар аша предприятиеләрдән 1000 белгеч узса, быел 1300 кеше булачак. “Сакчыл җитештерү”гә өйрәтү өчен махсус уку үзәкләре дә төзелгән. Аларның берсе Кама аръягы зонасындагы “Проф-Интех” укыту-сертификация үзәге булса, икенчесе Казан илкүләм тикшеренү техник университеты базасында эшли.

РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы вице-президенты Вадим Чубаров үз чыгышында Татарстанның Россиядә “Сакчыл җитештерү” не куллану буенча 2013 елга кадәр максатчан программа эшләнгән, “Сакчыл җитештерү” максатчан программасының концепциясе кабул ителгән бердән-бер төбәк булуын искәртте. Биредә бу эшләрнең республика җитәкчелеген тарафыннан яклау табуын, республика бюджетының югары технологияле һәм инновацияле проектларны финанслауда катнашуына аерым игътибар юнәлтте. Шуңа да, ди ул, Татарстанда соңгы ике елда лин-технологияләр кулланучы компанияләр саны 3 тапкырга арткан. Вадим Чубаров узган ел Алабугада үткән Лин-форумда сакчыл җитештерү принциплары нигезендә җитештерү системаларын үстерү буенча Төбәкара координация советы оешуын да ассызыклады. Ул РФ Сәүдә-сәнәгать палатасының лин-технологияләр үсешенә зур игътибар бирүен искәртеп, бу юнәлештә Россия һәм Татарстан Сәүдә-сәнәгать палаталарын актив хезмәттәшлеккә чакырды.

Соңыннан ул республикада заман технологияләрен массакүләм кулланылышка кертү һәм үстерүдәге уңышлары өчен ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка РФ Сәүдә-сәнәгать палатасының Почет Кубогын тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында сакчыл җитештерү технологияләрен кулланылышка кертүгә әзерлекне предприятие җитәкчеләренең үзләреннән башларга тиешлеген, моның өчен хезмәткәрләрне махсус өйрәтү кирәклеген искәртте. “Бу технологияләр чыгымнар таләп итсә дә, аның биргән нәтиҗәсе үзен аклый. Дөньяның һәм Россиянең эре компанияләре шул юлдан бара, көндәшлеккә сәләтне саклау өчен, безгә дә шул юлны узарга кирәк”, - дип басым ясады Президент. Соңыннан республика башлыгы “Сакчыл җитештерү” принципларын уңышлы кулланылышка керткән бертөркем предприятие, оешма вәкилләренә ТР Президентының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Төштән соң Лин-форумда фикерләшү һәм тәҗрибә алмашу мастер-классларда дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International