Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдәге Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.
Бүген ТР башлыгы Россия башкаласына эшлекле сәфәр кыла. Ул Мәскәүдә Татарстан Республикасы көннәрен ачу тантанасында катнашачак.
Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында шулай ук Мәскәүнең мәдәният департаменты башлыгы Сергей Капков, ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, ТР мәдәният министры Айрат Сибгатуллин, Россиянең Кече театры сәнгать җитәкчесе Юрий Соломин, татар интеллигенциясе вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Мәгълүмат өчен:
Габдулла Тукай һәйкәле Мәскәүдә 2011 елның апрелендә шагыйрьнең тууына 125 ел тулуга багышланган юбилей чаралар вакытында ачылды. Ул Новокузнецкая урамы, 13/15 адресы буенча урнашкан.
Монумент Казанда эшләнеп, Россия башкаласына ТР Хөкүмәтеннән бүләк итеп тапшырылган. Монументның авторы - рәссам Салават Щербаков.