Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүнең Бөтенроссия күргәзмәләр үзәгендә булды. Биредә Мәскәүдә Татарстан Республикасы көннәре кысаларында ТР агросәнәгать комплексы предприятиеләре тауарлары күргәзмәсе уза.
Россия башкаласына үз продукциясен Алексеевски, Мөслим, Балык Бистәсе, Зәй, Мамадыш, Азнакай һәм Татарстанның башка муниципаль районнары (барлыгы 40 тан артык авыл хуҗалыгы предприятиесе) алып килде. Экспозициядә яшелчә (“Татарстан кулланучылар берлеге”, “Майский” теплица комбинаты), ит, казылык эшләнмәләре (“Казан ит комбинаты” ААҖ, “Алабуга ит комбинаты”), торт һәм икмәк-күмәч эшләнмәләре (“Чаллы икмәге” ЯАҖ, Казанның 3 нче икмәк заводы, Икмәк-кондитер комбинаты), милли ризыклар, итекләр, халык һөнәрчелеге эшләнмәләре һәм башкалар тәкъдим ителгән. Күргәзмәдә шулай ук ТР Фермерлар ассоциациясе дә катнаша.