Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Бердәм Россия" фиркасенең унөченче җыенында катнаша. Җыен "Лужники" спорт комплексында уза.
Җыенга 11 мең катнашучы һәм 1100дән артык журналист килде. Россия Президенты Дмитрий Медведев белән РФ Хөкүмәт башлыгы Владимир Путин чарага бергә килде.
Татарстан Республикасы делегациясенә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кергән.
Җыенда катнашучылар РФ президентына кандидат итеп Владимир Путинны тәкъдим итерләр дип фаразлана.