Рөстәм Миңнеханов “Татнефть” Директорлар советы утырышын үткәрде

2011 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты - “Татнефть” ААҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Утырышта 2011 елның 10 аенда “Татнефть” ААҖ бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре каралды, декабрь аена бюджет расланды, шулай ук 2012 ел бюджеты хакында фикер алышынды.

Утырышта катнашучылар компания финанс-хуҗалык эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре турындагы мәгълүматны тыңлады.

Агымдагы елның тугыз аенда 19 миллион 393 мең тонна нефть чыгарылган, бу 2010 елның шул чоры белән чагыштырганда 0,2 процентка артык, планнан тыш 395 мең тонна нефть табылган.

237 яңа скважина файдалануга тапшырылган. Иярчен нефть газын чыгару күләме 586,6 миллион кубометр тәшкил иткән, 209 мең тонна күләмендә җиңел углеводородларның киң фракциясе эшкәртелеп тапшырылган.

Татарстан Республикасыннан читтә 193,4 мең тонна “кара алтын” чыгарылган, бу 2010 елның шул чоры белән чагыштырганда 4,2 процентка күбрәк.
Финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча салым салуларга кадәр 59,4 миллиард сум күләмендә табыш алынган, бу узган елның шул чорына караганда 22,8 миллиард сумга артык.

Директорлар советында агымдагы елда нефть чыгару буенча инвестиция программасын гамәлгә ашыру һәм 2012 елга инвестиция программасын формалаштыруга бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышынды.

Утырышта шулай ук “Татнефть” ААҖ эшчәнлегенә кагылышлы башка мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International