Татарстан Президенты муниципалитет башлыкларына парклар һәм скверларны төзекләндерү белән шөгыльләнергә кушты

2011 елның 2 декабре, җомга

“Республика җитәкчеләренә Интернеттан мөрәҗәгать итүче гражданнарның күбесен шәһәр-районнарда парк-скверларның бүгенге хәле борчый. Һәрвакыт бу юнәлешкә игътибар җитмәвен сизә идек, тик җитәрлек эшләнмәде. Әлеге тема безнең экологик программаларда яктыртылырга тиеш”. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында торак төзелеше һәм сафка бастыру мәсьәләсенә багышланган киңәшмәдә шулай дип белдерде.

Президент киңәшмә эшендә катнашкан муниципаль берәмлекләр башлыкларын гамәлдәге парк-скверларны тәртипкә китерүгә, төзекләндерүгә игътибарны арттырыга чакырды.

Ул матур үрнәк итеп Чистай шәһәре үзәгендә хакимият, җирле депутатлар ярдәмендә сафка баскан паркны атады. Президент ассызыклаганча, һәрбер парк буенча җаваплылыкны аерым предприятиегә яки депутатларга да беркетергә мөмкин. Бу җирле депутатларга да, ТР Дәүләт Советы депутатларына да кагыла. “Бу бик файдалы гамәл булыр иде. Алайса бөтенесенең депутат буласы килә, эш күрсәтүчеләре генә аз. Һәркем эш күрсәтергә тиеш”, - дип искәртеп узды республика башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, гамәлдәге парк-скверларны тәртипкә салу, аларның аерым зоналарында балалар өчен уйнау урыннары булдыру кирәклегенә игътибар юнәлтте. “Эчке эшләр министрлыгы бинасы каршында Черек күл паркы урнашкан. Шундый матур урын, тик каралмаган. Аны да тәртипкә китерергә кирәк. Кайда нинди парк урнашканын анык белергә тиешбез”, - ди Президент.

Бу эшләр финансларсыз булмый, билгеле. “Моның өчен спонсорлар табарга, шулай ук экологик акчаларны да юнәлтергә туры киләчәк. Иң мөһиме: теләк булуда”, -дип саный республика башлыгы. Рөстәм Миңнеханов киләсе елның беренче кварталы дәвамында һәр территориянең бу проблема буенча эш планын раслау бурычын куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International