Рөстәм Миңнеханов: "Дәүләт Думасында көчле депутатлар корпусын булдыра алырбыз дип өметләнәм"

2011 елның 4 декабре, якшәмбе

Бүген ил халкы алтынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлый. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән Казанның Вахитов районындагы 41 нче сайлау участогында тавыш бирде.

Республика башлыгы соңыннан журналистлар белән әңгәмә барышында сайлауларга яхшы кәеф белән килүен искәртеп, бу сайлаулардан соң Думада куәтле депутатлар корпусы формалашыр дигән өмет белдерде. “Сайланган депутатлар бу исемне йөртү белән генә чикләнмичә, халык өчен, республика мәнфәгатьләре өчен хезмәт итәргә тиеш”, - ди ТР Президенты. Аның белдерүенчә, бу закон актлары, төбәкләр тормышына кагылышлы федераль программалар эшләүдә дә чагылыш табарга тиеш. “Татарстан бу программаларның барысында да актив катнашыр дип ышанам”, -дип ассызыклады республика башлыгы.

Башкаланың Вахитов районындагы әлеге 41 нче сайлау участогында бүген шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков та тавыш бирде.

Сайлау комиссиясе рәисе Георгий Зайденштейн сүзләренә караганда, бу участокка 1471 сайлаучы беркетелгән. Яшәү урыныннан читтә тавыш бирү хокукы бирүче таныклык белән килүчеләрне дә исәпкә алганда, сайлаучылар саны күбрәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International