Рөстәм Миңнеханов Польша Республикасы Поморский воеводалыгының эшлекле даирә вәкилләре белән очрашты. Очрашуда Хөкүмәт әгъзалары, Гданьск шәһәре вәкилләре һәм эшкуарлар катнашты.
Татарстан ягыннан ТР Президентының Тышкы элемтәләр Департаменты директоры - ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, ТР инвестицион үсеш Агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, "Идея" технопаркы генераль директоры Сергей Юшко һәм башкалар катнашты.
Поморский воеводалыгы эшлекле даирә вәкилләре компанияләренең мөмкинлекләрен һәм эш юнәлешләрен тәкъдим итте, Россия компанияләре һәм эшкуарлары белән берлектә ашырыла торган проектлар турында сөйләде. Татарстан эшкуарлары белән хезмәттәшлек итү перспективалары турында да сүз барды.
ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов Поморский воеводалыгының шундый ук ведомство башлыгы белән эшкуарлыкны үстерү турында фикер алышты.