ТР Президенты ТР буенча Баш федераль инспекторны тәкъдим итте

2011 елның 16 декабре, җомга

Бүген ТР Хөкүмәт йортында торакны сафка бастыру буенча республика киңәшмәсе кысаларында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР буенча Баш федераль инспекторны тәкъдим итте. Бу вазифаны Рөстәм Идрисов башкарачак. Ул моңа кадәр шундый ук постны Удмуртия Республикасында башкарган иде.

“Эш тәҗрибәсе бар. Алга таба нәтиҗәле эшләрбез дип ышанам”, -дип Татарстан башлыгы яңа Баш инспекторга уңышлар теләде.

Билгеле булганча моңарчы ТР буенча Баш федераль инспектор вазифасын биләгән Марсел Галимәрдәнов эшчәнлеген Россия парламентының түбән палатасында дәвам итәчәк. Ул 6 нчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International