ТР Президенты Кавказ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Аллаһшөкер Пашазадә белән очрашты

2011 елның 16 декабре, җомга
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов БДБ мөселманнары Консультатив советы рәисе - Кавказ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Аллахшукюр Пашазаде белән очрашты.

ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус хәзрәт Фәизов, ТР Президентының дини оешмалар белән элемтә идарәсе җитәкчесе Марат Гатин һ.б. катнашты.

Яклар өммәт тормышы белән бәйле мәсьәләләр, төрле милләт вәкилләре яши торган төбәкләрдә конфессияара мөнәсәбәтләрне саклау буенча фикер алышты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International