Алексей Песошин 2017 ел өчен Татарстан башкарма хакимият органнарының эшчәнлеге турында хисап бирде

2018 елның 22 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2017 ел өчен Татарстан башкарма хакимият органнарының эшчәнлеге турында ТР Дәүләт Советы депутатларына хисап бирде.

Ул отчет “2030 стратегияләре”нең төп юнәлешләре буенча төзелде, дип искә төшерде.

Республиканың тулай төбәк продукты ел нәтиҗәләре буенча 2 трлн 115 млрд сум тәшкил итте. Үсеш темпы – 102,8%. Гомум икътисади үсешкә төп уңай өлешне сәнәгать (101,8%), авыл хуҗалыгы (105,2%) һәм сәүдә (ваклап сату әйләнеше – 102,8%, күпләп сату -110,7%) кертте.

Татарстан өченче ел рәттән төбәкләрнең инвестицион климаты Милли рейтингында алда бара.

Ел нәтиҗәләре буенча нефть чыгаруда уңай динамика бар, шул исәптә инновацияләрне киң күләмдә кертү хисабына. Нефть-газ комплексы компанияләре энергия чыгымнарын киметү буенча перспективалы технологияләр кертү хисабына үз производстволарын яңартуны дәвам итәләр.

Машиналар төзелешендә берничә мөһим проект гамәлгә ашырыла. КАМАЗ автомобильләр һәм двигательләрнең модельләрен үстерүне, электробуслар эшләп чыгаруны дәвам итә. Узган ел базарга автомобильләрнең 100 комплектациясе чыкты. Инде киләчәк буын КАМАЗ автомобильләре эшләнелә.

Казан вертолет заводы заказчыларга 65 вертолет эшләп бирде, “Ансат” вертолетының коммерция базарына чыгуы 4 тапкыр артты.

Горький исемендәге Яшел Үзән заводында узган елның көзендә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре заказчысы өчен эшләнгән тиз йөрешле пассажир судносын суга төшерү тантанасы булды.

Энергетика өлкәсендә энергия белән тәэмин итүдә ышанычлылыкны һәм көчне арттыру буенча зур проектлар гамәлгә ашырыла. Казан ТЭЦ-3тә яңа егәрлекләрне кертү буенча ТГК-16 проекты төгәлләнде. Татэнерго Казан ТЭЦ-1дә ике пар-газ энергоблогы төзелеше дәвам итә.

Кама агломерациясе икътисади үсешнең мөһим ноктасы булып тора, анда Кама инновацион төбәк-җитештерү кластеры формалашты һәм актив үсештә.

Шулай ук үсешнең мөһим нокталары булып махсус икътисади зоналар тора. Беренче чиратта, бу “Алабуга”. Резидентларның инвестицияләр күләме эшчәнлек чорында 112 млрд сум тәшкил иткән. 6 меңнән артык эш урыны булдырылган.

2016 елда оештырылган “Яр Чаллы” социаль –икътисади үсештән өстенлекле территория үсештә. Бүгенге көндә монда 21 резидент теркәлгән, 1 800 артык  яңа эш урыны булдырылган.

2017 елда шундый территорияләр Түбән Камада, Чистайда һәм Яшел Үзәндә оештырылды, монда 10 эчендә инвестицияләр күләме 24 млрд сумга җитәргә тиеш, 7 меңнән артык яңа эш урыны булдырылырга тиеш.

Икътисади үсешкә кече һәм урта эшкуарлык та тәэсир итә. Бүгенге көндә республикада бу секторда 170 мең эшкуар бар.

Икътисадның һәм яшәү сыйфатының мөһим өлкәсе булып торак төзелеше тора. Соңгы 6 елда 2 млн 400 кв метр торакны файдалануга тапшыру күләме саклана.

Республика барлык федераль программалар буенча үз йөкләмәләрен үти. 19 мең ветеран үзләренең торак шартларын яхшыртты. 305 ятим бала һәм 50 күп балалы гаилә торак белән тәэмин ителде.

Капремонт программасы буенча гомуми мәйданы 6,2 млн кв. метр булган меңләгән күп фатирлы йортлар төзекләндерелде. Авария хәлендәге торакларны бетерү программасы төгәлләнде.

Капиталь кертүләрнең шактый күләме юллар төзелешенә туры килә. Юл эшләре программасы хисабына 107 км дан артык төбәк автомобиль юллары төзелде һәм реконструкцияләнде, 391 км төбәк автомобиль юллары һәм 7 күпер 7,5 млрд сумга төзекләндерелде.

Узган ел 36 мәктәп төзекләндерелде һәм 6 яңа мәктәп төзелде. Быел 28 мәктәпне төзекләндерү һәм 8 яңа мәктәп төөөзү планлаштырыла.

Сәламәтлек саклау тармагында 2017 елда амбулатор-поликлиникаларның торышын яхшырту буенча 4 шәһәрдә 74 объектта эшләр төгәлләнде. Быел 120 учреждениедә төзекләндерү эшләре планлаштырыла. Авылларда 44 фельдшер-акушерлык пунктлары, 6 врач амбулаторияләре төзелде.

2017 елда 100 универсаль спорт мәйданчыклары, 20 хоккей коробкалары, 11 чаңгы базалары төзелде. Агымдагы елда 86 универсаль спорт мәйданчыгы, 16 чаңгы базасы, 8 бассейн, район үзәкләрендә 6 спорт залы төзү планлаштырыла.

Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә, “Яңарыш” республика фонды ярдәме белән киң күләмле яңадан торгызу эшләре алып барыла. Успение соборы һәм “Зөя” утрау-шәһәрлеге монастыре ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Болгар ислам академиясе ачылды.

Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысы кече хуҗалыкларга туры килә. 1200 гаилә фермасы эшли. Тагын 104 гаилә фермасы төзелү стадиясендә. Узган ел республиканың барлык зур шәһәрләрендә 16 ярминкә оештырылды, аларда 1 млрд сумлык продукция сатылды.

“Май Указларын” гамәлгә ашыру дәвам итә. Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә бюджет өлкәсендәге хезмәткәрләрнең хезмәт хакы расланган “юл” картасы дәрәҗәсендә тәэмин ителә. Быел бу эш дәвам итәчәк.

Демография мәсьәләләренә килгәндә, Татарстан халыкның табигый үсеше буенча Идел буе федераль округында алда бара. Шуңа карамастан ил буенча демографик үсеш күрсәткечләренең түбәнәюе күзәтелә. Тискәре тенденцияләрне бетерү өчен федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә стимуллаштыру чаралары каралды. Бу беренче бала тугач ай саен 8,5 мең сум түләү.  Авылда 3 ел яшәүчеләргә 25 яшькә кадәр беренче бала тугач 50 мең, 29 яшькә кадәр 3 нче бала тугач 100 мең күләмендә бер тапкыр түләү каралды.

Узган ел Экология елы дип игълан ителгән иде. Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләрендә 68 җәмәгать киңлекләре яхшыртылды (28 төзекләндерелде, 40 яңадан төзелде).

Үзенең чыгышын йомгаклап, Алексей Песошин “2030 стратегияләре”н ике елда гамәлгә ашырганда республикада барлык төп юнәлешләр буенча уңай нәтиҗәләргә ирешелде, дип белдерде.

2018 елда “2030 стратегияләре”нә 3 ел була. Дөньядагы үзгәрешләрне исәпкә алып, аны ачыклау өчен тәкъдимнәр әзерләнәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International