"Татнефть" үз алдына нефть чыгаруны ирешелгән дәрәҗәдә саклау бурычын куйды, моның өчен катлаулы технологияләр кулланырга туры килә. Аларның бәясен киметү буенча идеяләр кирәк, диде баш геолог.
“Татнефть” ААҖ генераль директорының беренче урынбасары, баш инженер Наил Ибраһимов үз чыгышын нефть чыгаруның нәтиҗәлелеген арттыру буенча инновацион техник алымнарга багышлады. Ул шулай ук Татарстан фәне потенциалын ихтимал куллану нокталарына да тукталды.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты.
Тантана Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды. Театр каршындагы мәйданчыкта кунакларны тематик иҗади номерлы балалар хореография ансамбльләре каршы алды.