Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов 2012 елга Универсиадага әзерлек бурычларын билгеләде
2011 елның 20 декабре, сишәмбе
Бүген Мәскәүдә РФ спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко рәислегендә "2013 елда Казанда узачак XXVII Халыкара җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе" Күзәтүчеләр советының киңәйтелгән утырышы үтте. Видеоконференция режимында оештырылган утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Төп доклад белән чыгыш ясаган "Казан 2013" Башкарма дирекциясе" генераль директоры Владимир Леонов Универсиадага әзерлекнең оештыру комитеты карары, ведомствоара план һәм FISU таләпләре буенча баруын искәртеп, агымдагы елда төп юнәлешләр буенча зур эшләр башкарылуын җиткерде.
2011 ел Универсиадага әзерлектә хәлиткеч ел булды дип әйтергә мөмкин.
Агымдагы елның май аенда РФ Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов рәислегендә 2013 елгы Универсиадага әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы үткән иде. Анда Татарстан башкаласында Халыкара студентлар спорты бәйрәмен уздыру вакыты дип 6-17 июль көннәре расланды. Август аенда Кытайның Шэньчжен шәһәрендә узган XXVI җәйге Универсиаданы ябу тантанасында Казан эстафетаны кабул итеп алды – аңа тантаналы шартларда FISU флагы тапшырылды. Ә 30 август, Республика көнендә, Халыкара студентлар спортының төп символы Казанның Меңьеллык мәйданында тәкъдир ителеп, аның Россиянең эре студентлар үзәкләрендә - 23 шәһәр буйлап масштаблы презентациясе оештырылды.
Агымдагы елның маенда 2013 елгы Казан Универсиадасына һәм 2014 елда Сочида Олимпия һәм Паралимпия уеннарына әзерлек кысаларында килешү имзаланды. Шул рәвешле, "Казан 2013" һәм "Сочи 2014" оештыру комитетлары арасында 15 мөһим юнәлеш буенча хезмәттәшлек җайга салынды. Ул, аерым алаганда, волонтерлык хәрәкәтен үстерү, Унгиверсиада һәм Олимпиада мирасы белән идарә, студентлар спорты һәм Олимпия уеннарының кыйммәтен популярлаштыруны эченә ала.
Быел башкарылган мөһим эшләрдән Владимир Леонов Финанс министрлыгы белән берлектә Казан Универсиадасына әзерлек һәм аны уздыруга 2012-2013 еллар өчен операцион бюджет формалаштырылуны атады. Операцион бюджетны финанс яктан тәэмин итүгә каралган чыгымнар күләме алдагы ике елда 10 млрд 593 млн сумнан артык булыр дип фаразлана. Ул федераль, республика казналары һәм бюджеттан тыш чыганаклар исәбенә формалаштырылган.
"2012 елда төп максат – бөтен планлы эшләрне тәмамлау", - ди "Казан 2013 "Башкарма дирекциясе" генераль директоры. Аның сүзләренә караганда, быел Универсиада объектларында төрле дәрәҗәдәге 12 тест ярышлары оештырылган. Киләсе елларда тест ярышлары, шул исәптән студентлар арасындагы дөнья чемпионатлары, дәвам итәчәк. "Бу безгә Универсиаданы тагын да төгәлрәк модельләштерергә ярдәм итә. Инде хәзер уеннарның күнекмә, ярышлар программасы формалаштырылган", - ди Владимир Леонов.
Бүген Универсиадага әзерлектә иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып ярышлар чорында Казанга киләчәк күпсанлы кунаклар төркемен урнаштыру кала. Владимир Леонов сүзләренә караганда, бүгенгә Казандагы 3, 4, 5 йолдызлы кунакханәләрдәге номерлар фонды барлык кунакларны кабул итү өчен җитми. Башкала кунакханәләре 4500 урын белән генә тәэмин итә ала. Ә бу чорда барлыгы 7 мең дәрәҗәле кунакны отельләргә урнаштырырга кирәк. "Бу исемлеккә әле артистлар, волонтерлар, ярдәмче персонал, иминлек хезмәте вәкилләре һ.б. керми. Аларның саны 22 мең тирәсе. Шуларны күздә тотып, килүчеләрне лагерьларга, тулай торакларга, санаторийларга һ.б. урыннарга урнаштыру ниятләнә", - ди Леонов.
Билет программасына килгәндә, бу юнәлештә инде эш башланган. Объектларның сыйдырышлылыгы һәм билет сату квоталары билгеләнә, бәяләр сәясәте эшләнә. Хәзерге вакытта билет сату стратегиясе проекты эшләнә. Билетларны киләсе елның 1 июленнән сата башлырга ниятлиләр. "Билет программасы буенча, барлык билетларның 30 процент тирәсе туристлар, башкала кунаклары өчен карала. Бер проблема алдында калуыбыз бар. Билет алган кешегә кунакханәгә урнашырга кирәк, әгәр отель броньлаудан баш тартса, без кунакларны югалтабыз", - дип белдерде ул.
Туклануны оештыру- чираттагы көнүзәк мәсьәлә. Студентлар спорты ярышлары барган көннәрдә, "Казан 2013" Башкарма дирекциясе" генераль директоры сүзләренә караганда, Универсиада авылында гына да 1,5 млн порция азык әзерләргә кирәк булачак. Монда урыннарга чыгып хезмәт күрсәтү, ланч-бокслар керми әле. Ул чорда тиешле туклануны оештыру өчен Физик культура буенча Идел буе академиясе, Мәктәп туклануы комбинаты куәтләрен дә эшкә җигәргә туры киләчәк. Берьюлы 3500 кешене ашатырга кирәк булуын күздә тотып, туклану урыннарын тиешле җиһаз белән тәэмин итү мәсьәләсен дә хәл итәсе бар. Владимир Леонов белдергәнчә, өстәл-урындыкларны каяндыр арендалауга караганда, яңаларны сатып алу отышлырак булачак. Уеннардан соң аларны социаль өлкә учреждениеләренә җибәреп була.
Халыкара ярышларны уздыруда уңышның сизелерлек өлешен транспорт логистикасы билгели. Бу өлкәдә быел җитди алга китеш булды, ди Леонов. FISU һәм Транспорт министрлыгы белән бергә кунаклар килү нокталары итеп "Казан" халыкара аэропорты, "Казан" тимер юл вокзалы билгеләнгән. Шулай ук Мәскәү аэропортлары рәсми транзит үзәкләре дип расланган. Чөнки Универсиада кунакларының 80 проценты Мәскәү авиация узелы аша киләчәк һәм китәчәк. 27 декабрьдә Һава транспорты федераль агентлыгы җитәкчесе катнашында шушы уңайдан Мәскәүнең барлык авиакомпанияләре һәм аэропорт комплекслары вәкилләре катнашында хезмәттәшлек мәсьәләләре тикшереләчәк.
Кунаклар һәм спортчыларны ташу программсы буенча, Казанда 132 маршрут эшләнеп, FISU белән килештерелгән. "Күчмә состав та монда мөһим урын тота. Кызганычка, ТР Хөкүмәте белән Транспорт дирекциясе арасында төзелгән килешү бүген әле автобуслар белән тәэмин итүнең ахыргы тәртибен, аларны Универсиада чорында Казанга кайтару механизмнарын билгеләми", - ди Леонов. Ул шул ук вакытта "Шәһәр таксие" проектын 2012 елда гамәлгә ашыра башлаячакларын хәбәр итте.
"Казан 2013" Башкарма дирекциясе" генераль директоры югарыда атап үтелгән көнүзәк мәсьәләләрне Оештыру комитетының алдагы утырышында аерым карау тәкъдимен кертте.
Владимир Леонов чыгышында шулай ук Универсиаданы телевизион яктырту, потенциаль спонсорлар белән эшләү, аларның кайберләре белән килешүләр төзелүгә дә урын бирелде. Иминлекне тәэмин итү аерым билгеләп үтелде. Быел моның буенча 6 объектта тактик өйрәнүләр узса, киләсе елда 20 объектта шундый өйрәнүләр узачак.
Леонов киләсе елдан барлык спорт төрләре буенча Казанга инспекцион сәфәрләр башланачагын да хәбәр итте. "2012 ел әзерлектә күп нәрсәне билгелүче ел булачак. Киләсе елда планлы эшләрне башкарып, 2013 елга вак мәсьәләләрне генә калдырырга кирәк", - ди Владимир Леонов.
Видеоэлемтә аша утырышта катнашкан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 2011 елда ниятләнгән эшләрнең әйбәт баруын искәртеп, транспорт, персонал белән тәэмин итү, туклануны оештыру, иминлекне тәэмин итү юнәлешләре буенча эшчәнлекне көчәйтү кирәклеген ассызыклады. Республика башлыгы федераль министрлык, башка ведомстволар белән тыгыз хезмәттәшлек итүләрен, федераль үзәк тарафыннан зур ярдәм булуына аерым басым ясады.
Министр Виталий Мутко, үз чиратында, нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен ТР җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Аның ассызыклавынча, киләсе елда Универсиадага әзерлекнең спорт өлешен көчәйтергә, тест ярышларын уздыруны арттырырга кирәк. Шулай ук , ди ул, баш хөкемдарлар, волонтерлар исемлеген, хөкемдарлар бригадаларын ачыклау эшләрен дә 2012 елда башкарып чыгарга кирәк булачак.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстанда 2026 елның 1 февраленә газ өчен срогы чыккан бурыч 226 млн сум тәшкил итә, идарәче компанияләрнең җылылык энергиясе өчен бурычы 158,9 млн сум тәшкил итә
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю статистикасы һәм түләү дисциплинасы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин 2026 ел программалары буенча социаль объектларга капиталь ремонт барышы турында хәбәр итте
Татарстан Республикасында мәгариф өлкәсендә 2026 елда республика һәм федераль программалар буенча 170 объект капиталь ремонтланачак. Шуларның 63 е - гомуми белем бирү оешмалары, алар буенча эшләр 10%ка үтәлгән. 55 объектта эшләр дәвам итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз