Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов республика югары уку йортлары ректорлары белән очрашты
2011 елның 30 декабре, җомга
Бүген республика Президенты Рөстәм Миңнеханов югары уку йортлары ректорлары белән узып баручы 2011 ел нәтиҗәләре һәм киләчәккә планнар хакында фикер алышты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Очрашуны ачып, Р.Миңнеханов 2011 елда Татарстанның югары мәктәбендә төрле вакыйгалар узуын, тулаем алганда ТР вузларының уңышлы үсеш кичерүен билгеләп үтте. “Бездә яхшы белем бирү потенциалы, чын мәгънәсендә талантлы яшьләребез бар”, - дип ассызыклады Татарстан Президенты һәм вуз җитәкчеләрен студентлар белән активрак хезмәттәшлек итәргә чакырды.
Республика Ректорлар советы рәисе – Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров Татарстан Президентына югары уку йортында алып барыла торган эшләр хакында хәбәр итте. Аерым алганда, И.Гафуровның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта студентлар телевидениесен ачу һәм республикада студентлар спорт фестивален үткәрү хакында сөйләшүләр бара.
Очрашуда шулай ук А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты һәм Казан дәүләт энергетика университетының яңа җитәкчеләре – Николай Абруков һәм Эдвард Абдуллаҗанов тәкъдим ителде. Рөстәм Миңнеханов аларга киләсе елда уңышлар теләде.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
25
март, 2026 ел
Алексей Песошин Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды. Тантана Казан Кремлендә узды.
24
март, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында диспансеризация нәтиҗәләренә багышланган брифинг узды
Диспансерлаштыру Татарстанда яшәүчеләрнең сәламәтлеген һәм гомерләрен саклауда үзенең нәтиҗәле булуын ышанычлы дәлилли. Узган елда превентив медицинада ирешелгән һәм 2026 елга билгеләнгән уңышлар турында бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре сөйләде.
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз