Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков "ПОЗИС" ААҖндә булды
2012 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе
Россиядә суыткычлар җитештерү буенча әйдәп баручы предприятиеләрнең берсе булган “ПОЗИС” ААҖ лидерлык позицияләрен тагын да ныгытырга омтылырга тиеш. Бүген предприятиедә булган ТР Президенты вазифаларын башкаручы-Премьер-министр Илдар Халиков шулай дип белдерде.
“ПОЗИС” ААҖ бүгенге көндә Россиянең суыткычлар базарының 10 процент өлешен алып тора һәм көнкүреш, медицина техникасын җитештерү буенча Россиядә, чит илләрдә иң эре җитештерүчеләрдән санала. 2011 елда предприятие 2,6 млрд сумнан артык суммага 276 мең берәмлеккә якын суыту техникасы саткан. Аерым алганда, “ПОЗИС” медицина өлкәсендәге суыткычлар белән тәэмин итү буенча ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының заказын үтәгән. Компания суыткычларны шәхси бренды белән җитештерүдән тыш, тиешенчә үз производстволары булмаган эре чит ил компанияләре заказларын да үти. Әлеге модельләрне дә “ПОЗИС” конструкторлары эшли.
“ПОЗИС” бүген “Ростехнологияләр” дәүләт корпорациясе составына керә һәм биредәге башка компанияләр, шулай ук Татарстан компанияләре белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Мәсәлән, суыткычларны эчке бизәкләү өчен кирәкле полимер материалларны ул “Казанорсинтез” һәм “Түбән Кама нефтехим”нан ала. Ә предприятиедәге яңа бер модель өчен идарәнең электрон блогын эшләү белән Яшел Үзәндәге кечерәк бер фирманың шөгыльләнүе билгеле.
Бүгенге сәфәре барышында Илдар Халиков предприятие генераль директоры Радик Хәсәнов белән бергә суыткычлар җитештерү цехын карап, производствоның тулы чылбыры белән танышты. Илдар Халиковка шулай ук завод продукциясеннән күргәзмә тәкъдим ителде. ТР Премьер-министры журналистлар белән булган әңгәмәсендә, предприятиенең казанышларын югары бәяләде. Аның белдерүенчә, “ПОЗИС” маркасы Татарстанда, тулаем, Россиядә дә дистәләрчә еллар дәвамында расланган ышанычлылык гарантиясе булып тора. “Заводта бүген җитештерүнең тулы циклы үзләштерелүе мөһим”, -дип ассызыклады ул. Илдар Халиков сүзләренә караганда, завод үсештә, анда ай саен производствога яңа модельләр кертелә, продукциянең киң гаммасы тәэмин ителә.
“Лидерлык позицияләрен тагын да ныгыту өчен, алга таба да чишелешләр табу мөһим. Дөнья лидерлары, шул исәптән, көндәшләр белән дә хезмәттәшлек итү зарур. Бүген биредә бу юнәлештә алып барылган эш дәвам итәр дип ышанам”, -ди Премьер-министр. Илдар Халиков бүген предприятиедә күргәннәре предприятиедәге, биредә эшләүчеләр тормышындагы тотрыклылыкны күрсәтә, дигән фикердә.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Безнең республикада территорияләрне үстерүгә һәм җирле үзидарәне камилләштерүгә зур игътибар бирелә
Бүген Казанда «Корстон» КСККда Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм республиканың җирле үзидарә вәкилләре катнашты.
16
апрель, 2026 ел
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе: 2026 елның өч аенда Татарстанда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Татарстан Республикасында 2026 елның өч аенда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 677 кеше җәрәһәт алган. Мондый мәгълүматлар бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде.
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын раслаулары турында сөйләделәр
Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын расладылар. Бишьеллыкка финанслауның гомуми күләме - 5 млрд сум. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин сөйләде.
15
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 ел йомгаклары буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз