Рөстәм Миңнеханов: "Без IT-өлкәдәге проектларны хуплыйбыз"

2012 елның 14 гыйнвары, шимбә
2011 елда татарстанлылар электрон дәүләт хезмәтләреннән 10 миллион тапкыр файдаланган. Бүгенге көндә республика халкы ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында 86 электрон хезмәттән һәм интерактив сервистан файдалана ала. Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров тармакның йомгаклау коллегиясендә әнә шул хакта хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, порталга керүчеләр саны ел ахырына 5 тапкыр арткан. Татарстанлылар ел дәвамында 7 миллион электрон запрос ясаган, 2 миллион мәртәбә табиб һәм белгечләргә кабул итүгә язылган, 136 мең электрон гариза формалаштырган, 400 миллион сумлык 1,1 миллионнан артык электрон түләү башкарган.

Хәзер татарстанлылар инфоматлардан республиканың һәр муниципаль районында файдалана ала. Миграция хезмәте, ЮХИДИ бүлекчәләре, ЗАГС, Федераль миграция хезмәте идарәсе, Кадастр палатасы органнары, халык мәшгульлеге һәм социаль яклау үзәкләренә электрон чиратлар кертелгән.

“Безнең 2012 елга уртак бурыч – хезмәтләргә электрон түләүнең уңайлылыгын тәэмин итүче система булдыру”, - диде Николай Никифоров.

Бөтен җирдә дә электрон түләүләр кертүдәге проблемаларның берсе – универсаль электрон картасы. Аны чыгару өчен электрон цифрлы имзага карата таләпләр, билгеләнгән барлык таләпләргә җавап бирүче әлеге карталар белән тәэмин итүчеләр, эмиссиянең кыйммәт булуы комачаулык итә. Россиядә аны бирү вакыты 2013 елга күчерелгән, гәрчә Татарстан үз программасы нигезендә моңа 2009 елда ук әзер булса да. Чөнки аны чыгару һәм кертү белән бәйле барлык чыгымнарны төбәкләр күтәрергә тиеш, республика өчен хәзер иң әһәмиятлесе – аның үз-үзен аклау механизмын ныклап уйлау. Министрның сүзләренә караганда, аны киң колач белән гамәлгә кертү инде быел ук башланырга мөмкин.

Татарстанлылар тиздән яңа буын инфоматлардан да файдалана алачак, чөнки аларның үзкыйммәте түбәнрәк булачак, ә саны артачак. Министрлыклар һәм ведомстволар тарафыннан күрсәтелүче хезмәтләрнең кимендә 50 процентын электрон форматка күчерү күздә тотыла.

Коллегиядә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ИТ-тармакка кертелгән инвестицияләр үз нәтиҗәләрен бирә башлады. Әмма шуның белән бергә әлеге тармакка юнәлдерелгән бюджет акчаларының нәтиҗәлелеген арттыру бурычы тора. Р.Миңнеханов ИТ-тармакка акча салу артса да, дәүләт аппаратының чыгымнары әлегә кимемәвен билгеләп үтте.

“Электрон дәүләт хезмәтләре һәм ведомствоара хезмәттәшлек – күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирүче беренче чираттагы ихтыяҗ. Әлегә алар, нигездә, мәгълүмати характерга ия, безнең бурыч – электрон хезмәтләрне халык өчен мөмкин кадәр гади һәм уңайлы итү. Бүгенге көндә булган технологияләрне максималь файдаланырга, шулай ук социаль челтәрләрне үз мәнфәгатьләреңдә кулланырга кирәк”, - диде Р.Миңнеханов.

ТР Президентының сүзләренә караганда, Татарстан үз урынын тапты, бүген республикада электрон хезмәтләрне кертү тәҗрибәсе һәм технологияләренә Россиянең башка төбәкләрендә ихтыяҗ зур. Тулаем алганда, Татарстан Президенты республика мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагында ирешелгән уңышларны һәм казанышларны югары бәяләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International