Алексей Песошин Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында ике пассажир судносы төзелешенә старт бирде

2018 елның 27 апреле, җомга

ТР Премьер-министры Алексей Песошин Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында ике пассажир судносы төзелешенә старт бирде.

Алексей Песошин сүзләренчә, бу – предприятие өчен генә түгел, республика өчен дә мөһим вакыйга. “Аларга ихтыяҗ зур булыр һәм татарстанлыларның мәхәббәтен казанырлар дип өметләнәм. Республика җитәкчелеге Татарстанның социаль-икътисади үсешенә сизелерлек өлеш кертә торган предприятие эшчәнлеген югары бәяли”, - дип белдерде ул.

Ул шулай ук ике судноның да проектын Яшел Үзән заводы белгечләре төзүен искәртте.

“Ак Барс” судно төзү корпорациясенә кергәч, завод үз тарихында яңа сәхифә ачар һәм анда күп кенә вакыйгалар, яңа казанышлар урын алыр дип ышанам”, - диде ТР Премьер-министры.

ТР Хөкүмәте предприятиегә ярдәм күрсәтүен дәвам итәчәк, дип йомгаклады Алексей Песошин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International