Рөстәм Миңнеханов: "Беларусь Республикасы - Татарстанның иң зур партнерларның берсе"
2012 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Андрей Кобяков белән очрашуы вакытында Татарстан һәм Белоруссия арасындагы хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышынды.
Ике республика арасында нефть химиясе, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, җиңел сәнәгать өлкәләрендә хезмәттәшлек үсеш кичерә. ТР башлыгының сүзләренә караганда, Мински тракторларын Татарстанда җыю проекты күп кенә тауар җитештерүчеләр өчен үрнәк булырга тиеш.
“Без бу эшне көчәйтергә кирәк дип саныйбыз, Белоруссиянең дә, Татарстанның да куәтле машина һәм прибор төзелеше тармагы бар, без үзебездә һәм сездә булган барлык уңай яклардан файдаланырга тиеш”, - диде ул.
Соңрак Андрей Кобяков журналистларга биргән интервьюсында Беларусь Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләрнең барлык якларына кагылышлы сөйләшүнең бик тә эчтәлекле булуы хакында хәбәр итте.
“Әлбәттә, аларның нигезендә сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләр ята. Шуны әйтәсем килә, 2011 елда безнең республикалар сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрнең күләмен яңадан 2008 елгы кризиска кадәрге дәрәҗәгә кайтарды. 11 ай нәтиҗәләре буенча безнең 1 миллиард 100 миллион долларыбыз бар – бу 2008 елгы дәрәҗә. Әмма бу күрсәткеч сыйфат ягыннан бик яхшы үзгәрешләр кичерде. Без җитди инвестиция проектларын гамәлгә ашыра башладык. Аерым алганда, “Татнефть” безнең республикада автозаправка станцияләре челтәрен төзи. Алар барлыгы 37 булыр дип көтелә, 2 станция сафка бастырылган инде”, - диде ул.
Үз чиратында, Беларусь һәм Татарстан Белоруссия техникасы җитештерү проектын гамәлгә ашыра. 2011 елда 8 меңгә якын трактор эшләп чыгарылган, алар Татарстан һәм Россия Федерациясе территориясендә сатылган.
“Бүген без Белоруссия куллану тауарларын Татарстан базарына китерү мөмкинлекләренә бәйле мәсьәлә хакында да фикер алыштык. Моннан тыш, безнең мәгариф, мәдәният өлкәләрендә дә яхшы проектларыбыз бар”, - дип өстәде илче.
Татарстан Республикасының Баш инвестицион-төзелеш идарәсе дәүләт казна учреждениесе директоры итеп Хафизов Илнар Фәнил улы билгеләнде. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә хәбәр ителде.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләделәр. Журналистлар алдында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, «Татэнерго» АҖ генераль директорының стратегик үсеш буенча урынбасары Рим Галиәхмәтов, «Казэнерго» АҖ генераль директоры Фәнис Нурмөхәммәтов, «Водоканал» МУП генераль директорының беренче урынбасары Марат Сәлахов чыгыш ясады.