Рөстәм Миңнеханов: "Казанда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү өчен мөмкинлекләр гаять зур"

2012 елның 25 феврале, шимбә
Казанда 2011 елда тулаем төбәк продукты (ВТП) 380,0 млрд. сум тәшкил итте, бу элеккеге елдагыдан 4,2 процентка артык; үзебездә җитештерелгән 209,3 млрд. сум күләмендә товар төяп җибәрелде һәм 2010 елдагыдан 40,3 млрд. сумга күбрәк булды; сәнәгатьнең җитештерү индексы 103,8 процент булып, төп үсеш химия, машина төзелеше тармакларында, нәшрият һәм полиграфия эшчәнлегендә күзәтелде.

БүгенКазан каласы Думасының XII сессиясендә мэр Илсур Метшин 2011 елдагы эшчәнлеге буенча хисабында шәһәр икътисады, торак өзелеше һәм юллар салу, уңайлыклар булдыру, мәгариф үсеше, мәктәпләр һәм балалар бакчаларын капиталь ремонтлау, Универсиадага әзерлек, җәмәгать куркынычсызлыгы, транспорт һәм юлдагы “бөке”ләр проблемаларын хәл итү, тарихи үзәкнең йөзен саклау мәсьәләләре һәм ирешелгән башка казанышлар турында сөйләде.

Мэр ТР Президентына мөрәҗәгать итеп, шәһәр инфраструктурасында явым-төшем сулары агып китә торган канализацияләр (ливневка) проблемасы кискен: хуҗасыз булган йөзләрчә канализация челтәре кабул итеп алдык, әмма муниципалитетның да матди хәле чикле, дип, ярдәм сорады. “Бу канализацияләр кичекмәстән чистартуны, реконструкцияләүне таләп ителә, моның өчен гаять күп суммада акча кирәк булачак. Мондый урамнарда кунаклар каршы алу мөмкин түгел. Без казанлылар, башкала кунаклары һәм ярышларда катнашучыларның иминлеген тәэмин итәргә тиешбез”, - диде И.Метшин.

КПРФ фракциясеннән депутат Илгизәр Вәлиев, Казан юлларына күп итеп сибелгән ком, җыеп алынмаган кар һ.б. проблемаларны күтәрде. Реагентлар алдык, ливневкалар тыгылмаячак, дип кышкы сезон алдыннан әйтелсә дә, чынлыкта алай булып чыкмады - аяк асты пычрак комлы “ботка”, ә менә республикабызның Әлмәт каласында асфальт чип-чиста, димәк, бина эченә, транспорт салонына былчырак керми, нишләп бездә алай түгел, дип таләп итте. Сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәләренә кагылып, авырып киткән казанлы өчен тар белгечлек буенча табибка эләгү проблемалы: башта шалтыратырга кирәк, аннары 3 көннән соң гына кабул итәргә мөмкиннәр, акча түләсәң генә шунда ук табибка кереп була, шушы ук табиб эш вакытында түләүле хезмәт күрсәтә, димәк; БДИ тапшырырга җыенган укчыларны башка мәктәпкә барып тест тапшырталар, шул рәвешле, аерым мәктәпләрнең дәрәҗәсен ясалма рәвештә күтәрү бара, ә мәктәп тәмамларга җыенган яшь кешенең эчке кичерешләре аяк астына салына, дип саный депутат.

Боларны тыңлаган ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның, депутат буларак үзегез кузгаткан мәсьәләләрдә нәрсә эшләдегез соң, сез рәсми зат, югыйсә, прокуратурага, Сәламәтлек саклау министрлыгына, башка күзәтчелек органнарына шулар буенча мөрәҗәгать иттегезме, шуңа күрә депутатлар халык мәнфәгатьләрен яклап эшләп, аннары алар алдында хисап тотарга тиеш, диюенә, И.Вәлиев, һичшиксез, эшләрмен, дип котылды. Р.Миңнеханов поликлиника ише учреждениеләрдә беренчел медицина ярдәме күрсәтүне тәртипкә китерүдә республикада махсус программа булдыру зарурлыгына аеруча басым ясап, бу Казанда бигрәк тә актуаль, авыл җирләрендә, районнарда да шулай ук, диде. Гомумән, халык шикаятьләренә кул селтәргә ярамый. Шикаятьләр китапларын алып, министрлыкларга кебек, хакимияттәгеләргә дә эш план-программасына төзәтмәләр кертергә кирәктер, дип киңәш итте.

Президент соңыннан аерым сүз алып, күп эшләгән саен, таләпләр дә арта бара, дип билгеләп үтте: ел да Казанда 900 мең квадрат метрдан артык торак салына, транспорт инфраструктурасы яңартыла – җәмәгать транспортында 22 минут эчендә аэропорттан Казан үзәгенә җитеп, 1 сәгать 20 минутта башкаланы әйләнеп чыгып булачак. Алга таба Универсиада объектларына илтә торган юлларны асфальтлау һәм шушы юл тирә-ягындагы йортларның тышкы якларын (фасадларын) тәртипкә китерүгә 2 млрд. сумлап акча алыначак: мондый күләмле эшләр халыкка беркадәр комачаулый, ләкин аңлату эшләре алып барырга кирәк; моннан тыш, 30 елдан элек салынган мәктәпләрне 3 елда капиталь ремонтлап бетерү бурычы куелды, балалар бакчаларына кытлык киеренкелеген бер елда йомшарткан кебек, анысын да хәл итәргә кирәк. Шулай ук шәһәр үзәген шәхси транспорттан аралау, моның өчен җәмәгать транспортына аерым юл тасмасы биреп, шәһәр транспорты күрсәтә торган хезмәтнең сыйфатын күтәрү һәм такси хезмәтен һәркем файдалана алырлык итү проблемаларын кузгатып, мәсәлән, Сингапурда шәхси транспортның үзәккә үтеп керүе чикләнгән, уйлашыгыз, шәһәр Думасы бу мәсьәләне үзе системалы хәл итәргә тиеш, диде.

Казансуның шәһәр эчендәге ике ярын ныгыту буенча ярдәм сораган мэрның гозеренә җавабында Президент, белгечләр вазгыятьне карап тикшерсен, бәяләмәсен бирсен, ә Казансуның “Идел-пресс” нәшрият-полиграфия комплексы ягында яңа өйләнешүчеләр дә килә алырлык парк булырга тиеш, диде.

Ә инде Казанда 2011 елда тулаем төбәк продукты (ВТП) 380,0 млрд. сум тәшкил итүе илебезнең кайбер өлкәләренең тулаем төбәк продукты (ВРП) кадәр күләмдә ул, дип канәгатьлек белән билгеләп үтте Президент. Республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов шәһәр Думасына һәм аның рәисе мэр Илсур Метшинга эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерде, Президент та, депутатлар да соңгысының эшчәнлеген канәгатьләнерлек дип бәяләде. Соңыннан Президент Рөстәм Миңнеханов РФ һәм ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International