ТР Президенты хезмәт ветераны Гомәр Усмановка “Фидакарь хезмәте өчен” медален тапшырды

2012 елның 16 марты, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хезмәт ветераны Гомәр Исмәгыйль улы Усмановка Татарстан Республикасы бүләген тапшырды. Бүләк Казан Кремленең камин залында тапшырылды.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәне һәм 80 яшь тулу уңаеннан Гомәр Усманов Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде. Гомәр Усманов республика ветераннары исеменнән хезмәт кешеләре, ветераннар турында кайгыртканы өчен ТР Президентына рәхмәт белдерде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International