Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Бөтендөнья банкының Россия буенча директоры, Бөтендөнья банкының Мәскәүдәге даими вәкиле Михал Рутковски белән очрашуында киләчәктә Татарстан һәм Бөтендөнья банкының хезмәттәшлек итүе буенча фикер алыштылар. ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда Татарстан ягыннан ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Президенты ярдәмчесе Анатолий Краснов һ.б. катнашты.
Рөстәм Миңнеханов кунакка Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше хакында кыскача сөйләде.
“Республикада икътисад үсеше белән бергә яшәү сыйфаты дәрәҗәсе дә күтәрелә, - Рөстәм Миңнеханов. Татарстан мәгариф, сламәтлек саклау өлкәләрендә реформа үткәрә, тарихи һәм архитектура һәйкәлләрен торгыза дип билгеләп үтте ул. “Без Казанны эре индустриаль үзәк буларак кына түгел, ә күп гасырлык мәдәнияте, бай мәдәни мирасы аша да белүләрен телибез”, - дип белдерде ТР Президенты.
“Бу сезнең Казанга беренче визит ясавыгыз, - диде Рөстәм Миңнеханов Михал Рутковскига мөрәҗәгать итеп, - сезгә безнең проектлар турында сөйләү, киләчәккә планнар буенча фикер алышу, гамәлгә куелучы уртак проектларга төзәтмәләр кертү һәм хезмәттәшлекне үстерү зарур”.
“Без киләчәктә Бөтендөнья банкы белән хезмәттәшлек итү яклы, - диде ТР Президенты, - безгә стратегияне билгеләргә һәм проектларны гамәлгә кую өчен партнерлар табарга кирәк”.
Михал Рутковски визит кысаларында файдалы очрашулар оештырулары өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренә караганда, белгечләрдә Татарстан Республикасының икътисади үсешеннән, сәнәгать предприятиеләрендәге модернизация процессларыннан яхшы тәэсир калган. Бөтендөнья банкы Татарстанга максатларына ирешергә ярдәм итә алуга шат, диде Михал Рутковски һәм банк алга таба да республиканың социаль-икътисадый үсешенә өлеш кертергә әзер дип ышандырды.
Михал Рутковски Бөтендөнья банкы 2012-2016 елларда Россия белән элемтәләр стратегиясен раслады, документ кысаларында төрле дәрәҗәдә элемтәләрне оештыру ниятләнә. Аерым алганда, Бөтендөнья банкы турыдан-туры Россия төбәкләре һәм округлары белән эшли ала, дип билгеләп үтте ул.
Без төрле формада хезмәттәшлек итү белән кызыксынабыз, диде Михал Рутковски.
Очрашуда Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән кайбер юнәлешләр буенча элемтәдә торачак Бөтендөнья банкы вәкилләрен билгеләргә тәкъдим итте.
Михал Рутковски бүген Бөтендөнья банкы белән Татарстан Республикасы арасында ике килешүгә кул куелачак дип билгеләп үтте.
Яклар шулай ук мәдәни мирасны һәм туристлыкны үстерү проекты кысаларында хезмәттәшлек итү мөмкинлеге буенча да фикер алышты.