Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков төзелеп бетмәгән объектлар буенча киңәшмә үткәрде
2012 елның 28 марты, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы – Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков өлешләп түләү төзелешендәге проблемалы объектлар эшен төгәлләү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә ТР Хөкүмәт йортында видеоконференцияэлемтә режимында республиканың муниципаль районнары белән узды.
Илдар Халиков ТР Президенты тарафыннан проблемалы объектлар төзелешен 2013 елның 1 гыйнварына кадәр төгәлләү бурычы куелуын искәртте. Ул шулай ук күп кенә объектлар проблемаларын чишү юллары табылуын белдерде. Ул муниципаль берәмлекләр башлыкларына мөрәҗәгать итеп, дәүләт кризислы вәзгыятьтә өлешләп түләү төзелешендә катнашучы гражданнар белән төзүче компанияләр арасындагы мәсьәләләрне хәл итү карарын кабул итте дип билгеләп үтте. Төзелеп бетмәгән торак проблемасы Казанда, Әлмәттә, Чаллыда, Түбән Камада бар. Без хәл итү юлларын табарга тиеш, диде Илдар Халиков. Аның сүзләренә караганда, проблемалы объектлар төзелеше тәмамлану белән өлешләп түләү төзелешендә катнашкан гражданнар тарафыннан таләпләр белдерелә башлаган. Аерым алганда, кайберләре тәкъдим ителгән вариантлардан канәгать түгел. ТР Премьер-министры муниципаль берәмлек башлыкларын тәкъдим ителгән фатирлардан баш тарткан гражданнар дәүләт ярдәм итәргә әзер булган исемлектән төшереп калдырачак дип аңлатуны сорады.
Илдар Халиковка Казанда төзелеп бетмәгән проблемалы объектлар исемлегенә кертелгән 28 торак йорт турында белдерделәр.
Видеоконференцияэлемтә кысаларында ТР Премьер-министрына Чаллыдагы (5йорт) һәм Түбән Камадагы (2 йорт) вәзгыятьне белдерделәр.
Илдар Халиков муниципаль берәмлекләр башлыкларына төзелеп бетмәгән объектлар проблемаларын чишү белән активрак шөгыльләнергә чакырды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы прокуроры Кафил Әмиров, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак төзелеше фондының башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин чыгыш ясады.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Безнең республикада территорияләрне үстерүгә һәм җирле үзидарәне камилләштерүгә зур игътибар бирелә
Бүген Казанда «Корстон» КСККда Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм республиканың җирле үзидарә вәкилләре катнашты.
16
апрель, 2026 ел
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе: 2026 елның өч аенда Татарстанда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Татарстан Республикасында 2026 елның өч аенда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 677 кеше җәрәһәт алган. Мондый мәгълүматлар бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде.
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын раслаулары турында сөйләделәр
Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын расладылар. Бишьеллыкка финанслауның гомуми күләме - 5 млрд сум. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин сөйләде.
15
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 ел йомгаклары буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз