Алексей Песошин Гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия тренировкалары башлануга багышланган Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы киңәшмәсендә катнашты

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия тренировкалары башлануга багышланган Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы киңәшмәсендә катнашты.

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында РФ гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү эшләре буенча министр Евгений Зиничев уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Россия Гадәттән тыш министрлыгының ТР буенча идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин катнашты.

Гражданнар оборонасы буенча бөтенросссия тренировкалары 1-3 октябрьдә узачак. Евгений Зиничев билгеләгәнчә, тренировкалар барышында халыкның гражданнар оборонасы өлкәсендә әзерлеген тикшерү планлаштырыла.

Кышкы чорда гадәттән тыш хәлләр килеп чыкмасын өчен министр Ерак Төньяк районнарында җылылык-энергетика ресурсларын булдыру һәм ТКХ объектлары әзерлеген тәэмин итү буенча чаралар күрергә йөкләмә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International