Бүген Казанга өлкә акимы Архимед Мухамбетов җитәкчелегендә Казакъстан Республикасы Актүбә өлкәсе делегациясе килде.
Казанның халыкара аэропортында делегацияне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың беренче вице-премьеры Равил Моратов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов каршы алды.
Актүбә өлкәсе делегациясе визиты программасында мәдәният объектларын карау, эшлекле очрашулар, Г.Тукайның тууына 126 ел тулу уңаеннан тантаналы чараларда катнашу каралган. Шулай ук Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов Актүбә өлкәсе акимы белән очрашачак.