Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре урынбасары белән очрашты

2012 елның 17 мае, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре урынбасары Хәмид Опелойеру белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә ТР Президентының эш бүлмәсендә узды.

Хәмид Опелойеру әфәнде Казанга “KAZANSUMMIT 2012” IV Халыкара саммитында катнашу өчен килде.

Яклар Татарстан Республикасы белән Ислам хезмәттәшлеге оешмасы мөнәсәбәтләре мәсьәләсе буенча фикер алышты.

Рөстәм Миңнеханов Хәмид Опелойеру әфәндегә «Kazansummit-2012» катнашуы өчен рәхмәт белдерде һәм мондый хөрмәтле, дәрәҗәле затларның килүе саммитның абруен күтәрә дип билгеләп үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International