Татарстан Президенты Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды генераль директоры Константин Цицин белән очрашты
2012 елның 17 мае, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды генераль директоры Константин Цицин белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә ТР Президентының эш бүлмәсендә узды, анда ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин да катнашты.
Бүген Казанда Пушкин исемендәге концерт залында МХО буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе, Татарстан Республикасы буенча элеккеге федераль инспектор, легендар генерал Ренат Тимерҗанов белән хушлашу тантанасы узды.
Гражданнар панихидасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Эчке эшләр министрлыгының РФ субъектлары башкарма хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлекне җайга салуны җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү буенча Баш идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов, Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең элеккеге башлыгы (1998-2004 елларда) Александр Гусев, Ренат Тимерҗановның туганнары һәм якыннары, хезмәттәшләре катнашты.