Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов Брянскида терлекчелек өлкәсенең ит тармагын үстерүгә багышланган киңәшмәдә катнашты
2012 елның 23 мае, чәршәмбе
Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Медведев Россиядә терлекчелек өлкәсенең ит тармагын үстерүгә багышланган күчмә киңәшмә үткәрде. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар Брянскиның мөгезле эре терлек үрчетү фермасында булды. “Котляково” фермасы әйдәп баручы агрохолдингларның берсе “Мираторг” составына керә. Брянски өлкәсендә “Мираторг” Россиядә югары сыйфатлы сыер ите җитештерү буенча инвестицион проектны гамәлгә куя.
Дмитрий Медведевка “Мираторг” файдалана торган авыл хуҗалыгы техникаларын тәкъдим иттеләр. Медведев “Котляково” фермасы һәм гомумән, холдинг эшчәнлеге белән танышкач эре агрокомплекслар булдыруның перспективаларын бәяләде. Россия базарында сыер итенә булган ихтыяҗны тулысынча канәгатьләндерү өчен шундый 10 комплекс кирәк дип белдерде РФ Хөкүмәт Рәисе. Киләчәктә эшләр болай яхшы барса, Россия сыер итен экспортка чыгара алачак, дип ассызыклады ул.
Россия Хөкүмәте җитәкчесенә шулай ук ветеринар контроле пунктын, “Мираторг” агрохолдингында файдаланыла торган транспорт мониторингы системасын тәкъдим иттеләр.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз