Россия-Германия тышкы сәүдә палатасы әгъзалары Татарстан белән хезмәттәшлек итәргә тели

2012 елның 28 мае, дүшәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов идарә рәисе Михаэль Хармс җитәкчелегендәге Россия-Германия тышкы сәүдә палатасы әгъзалары белән очрашты. Очрашу Татарстан Хөкүмәт йортында узды, анда республика ягыннан ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, “Ак Барс” холдинг компаниясе” ААҖ генераль директоры Иван Егоров, “Ак Барс” банкы ААҖ Директорлар советы рәисе Роберт Мусин һ.б. катнашты.

Р.Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия-Германия тышкы сәүдә палатасы әгъзалары делегациясе Казанда беренче тапкыр. Бүген Германия Россиянең һәм федерация субъекты буларак Татарстанның иң мөһим сәүдә-икътисади партнерларының берсе, дип белдерде ул. 2011 ел нәтиҗәләре буенча Германия белән республиканың тышкы сәүдә әйләнеше 2,4 млрд. евро тәшкил иткән, Татарстанга Германиядән кертелгән инвестицияләр - 84 млн. доллар.

“Татарстан өчен Германия предприятиеләре белән хезмәттәшлек итү мавыктыргыч һәм табышлы”, дип белдерде Р.Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, бигрәк тә инженер технологияләре, сәнәгатькә инновацияләр кертү, автопроизводствоны үстерү, IT өлкәсе, биотехнологияләр һәм энергия ресурсларын саклау, шулай ук мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләрендә хезмәттәшлек итү кызыксындыра.

Бүген Татарстан Республикасы территориясендә Германия капиталы катнашында 46 предприятие эшли һәм аларның үсеш алуы башка потенциаль инвесторлар өчен яхшы үрнәк булып тора диде ТР Президенты.

Казан белән Германия арасында турыдан авиаочышлар булуы да әһәмияткә ия, чөнки бу бизнес вәкилләре өчен эшлекле элемтәләр булдыру өчен уңайлы, диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов 2012 елның июнь аеннан 2013 елның июненә кадәр Россиядә Германия елы узачак дип искәртте, Татарстан да Германиянең Россиядәге илчелегендә чаралар үткәрү кысаларында тәкъдимнәрен белдерде.

“Бу визит элемтәләрне ныгытырга мөмкинлек бирәчәгенә ышанам, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Моннан тыш, Россиядә Германия елын эшлекле, мәдәни элемтәләрне җайга салу өчен файдалану зарур”.

Михаэль Хармс Казанда җылы каршы алулары өчен рәхмәт белдерде һәм Россия-Германия тышкы сәүдә палатасы эшчәнлеге һәм палатаның компания-әгъзалары турында кыскача сөйләде.

Шулай итеп, бүген 800 компания палата әгъзасы булып тора, Санкт-Петербургта, Новосибирскида, Калининградта аның бүлекләре ачылган. Идел буе һәм Көньяк федераль округаларында төбәкләрнең тулы вәкаләтле вәкилләре эшли. Михаэль Хармс сүзләренә караганда, Россия-Германия мөнәсәбәтләрендә берничә тенденция билгеләнә: Германия бизнесы Россия икътисадына актив рәвештә инвестиция кертә; Россиядә эре предприятиеләр генә түгел, ә Германия капиталы нигезендә төзелгән урта бизнес компанияләре дә үсеш ала.

Соңыннан Россия-Германия тышкы сәүдә палатасы вәкилләре Рөстәм Миңнехановка үз компанияләрен тәкъдим итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International