Рөстәм Миңнеханов "Макдоналдс"ның Русия һәм Көнчыгыш Европадагы президенты Хамзат Хасбулатов белән очрашты

2012 елның 28 мае, дүшәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Макдоналдс” компаниясенең Россиядәге һәм Көнчыгыш Ауропадагы президенты Хамзат Хасбулатов белән очрашты. Яклар 2013 елгы Казан Универсиадасына әзерлек һәм аны үткәрүгә кагылышлы мәсьәләләр, Универсиада авылында яшәчәк кунакларның һәм ярышларда катнашучыларның туклануын тәэмин итү хакында фикер алышты.

Билгеле булганча, “Макдоналдс” 2013 елда Казанда узачак XXVII Халыкара җәйге Универсиаданың партнеры санала, ул ярышларда катнашучыларны бушлай тукландырачак.

Бүгенге очрашуда ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты җитәкчесе-Президентның халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, Казан мэры Илсур Метшин, “Казан 2013” Башкарма дирекциясе генераль директоры Владимир Леонов һ.б. катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International