Элек Рөстәм Миңнеханов полиэтилен торбаларны эретеп ябыштыру өчен станоклар җитештерүче “Волжанин” ҖЧҖ булды. Завод директоры Ярослав Живикин республика башлыгына ТР буенча станоклар сату күләме РФнең башка төбәкләренә караганда аз гына түбәнрәк, ә гомумән соңгы 2,5 елда сату күләме 5 тапкыр артты дип белдерде.
“Сезнең бурыч 5 елда җитештерү һәм сату күләмен 1 млрд. сумга кадәр күтәрү, ярдәм кирәк булса булышырбыз”, - диде ТР Президенты завод директорына мөрәҗәгать итеп. Ярослав Живикин үз чиратында Рөстәм Миңнехановка теләсә нинди ярдәм өчен дә рәхмәтле булачакларын белдерде.
Бүген Казанда Пушкин исемендәге концерт залында МХО буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе, Татарстан Республикасы буенча элеккеге федераль инспектор, легендар генерал Ренат Тимерҗанов белән хушлашу тантанасы узды.
Гражданнар панихидасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Эчке эшләр министрлыгының РФ субъектлары башкарма хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлекне җайга салуны җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү буенча Баш идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов, Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең элеккеге башлыгы (1998-2004 елларда) Александр Гусев, Ренат Тимерҗановның туганнары һәм якыннары, хезмәттәшләре катнашты.