Татарстан Президенты Истанбулга килде

2012 елның 31 мае, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиягә рәсми визиты кысаларында Истанбулга килде. Ататөрк исемендәге Халыкара һава аланында Татарстан делегациясен Истанбул мэры Кадыйр Топбаш каршы алды.

Рөстәм Миңнеханов белән Кадыйр Топбашның эшлекле очрашуы булды. Шуннан соң ТР башлыгы һәм Татарстан делегациясе әгъзалары Татарстан-Төркия сәүдә-икътисадый форумына юл алдылар.

Бүген форум кысаларында Рөстәм Миңнеханов берничә очрашу үткәрер дип көтелә. Килешүләр имзалану да планлаштырыла.

Шулай ук, бүген Татарстан Президенты Истанбулда узачак Сабан туенда катнашачак һәм Төркия Җөмһүрияте Премьер-министры Рәҗәб Тайип Эрдоган белән очрашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International