Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков АТЭС киңәшмәсендә чыгыш ясады
2012 елның 31 мае, пәнҗешәмбе
Бүген Казанда “Азия-Тын океан икътисади хезмәттәшлеге” (“Азиатско-тихоокеанское экономическое сотрудничество” - АТЭС) форумында РФ авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков сәламләү сүзе белән чыкты.
Россия Федерациясе Хөкүмәте исеменнән сәламләп, Н.Федоров, безнең икътисадаларыбыз заманчалыкның дорфа басымына дучар була, арада азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе иң кискеннәрдән санала, ягъни бу - яшәү һәм үлем мәсьәләсе, дип билгеләп үтте. Тотрыклы азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итүнең ышанычлы механизмнарын табуда халыкның күпчелеге һәм дөнья сәнәгате туры килгән АТЭС икътисадларының аерым җаваплылыктагы институты кирәк, дип, министр бүгенге очрашуны шушы мәсьәләдә һәм төбәктә авыл хуҗалыгының бүгенге торышына бәя бирү, аның үсеше перспективалары өчен уникаль мөмкинлек буларак атады. Мондый мөмкинлек һәм әйбәт шартлар тудырган Татарстан Республикасы җитәкчелегенә ихлас рәхмәт сүзләре җиткереп, Н.Федоров Казан каласы, Казан Кремле буйлап оештырылган экскурсияләр, мәдәни программаның истә кала торганлыгына да игътибар итте.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков исә мөхтәрәм җәмәгатьне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Хөкүмәте һәм шәхсән үз исеменнән сәламләде. Татарстан Россия Федерациясенең динамик үсештә булган һәм илнең үзәгендәге мөһим сәүдә артерияләре кисешкән җирдә урнашкан төбәкләренең берсе, дип билгеләп үтте. Татарстанда “Алабуга” махсус икътисади зонасы, “Химград” технополисы, индустриаль һәм технопарклар комплекслары, бизнес-инкубаторлар һәм башка шундый бизнес үсеше стимуллаштырыла торган гаять зур һәм күптөрле инфраструктура формалашкан. 2011 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанның тулаем төбәк продукты 40 млрд. АКШ доллары тәшкил итте, авыл хуҗалыгы продукциясе күләме – 5 млрд. АКШ долларыннан артык; уртача климатик шартларда республикада 5 млн.тонна ашлык җыеп алына, 2 млн. тоннадан күбрәк шикәр чөгендере үстерелә, диде ул.
Бүгенге очрашу исә азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итүдә этәргеч булачак, Россия Федерациясе белән АТЭС икътисадлары арасындагы икътисади элемтәләрне киңәйтүгә ярдәм итәчәк, дип ышаныч белдерде И.Халиков һәм кунакларга меңьеллык Казанда уңышлы эшчәнлек теләде.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз