Ай ярымда "Халык контроле" системасына гражданнардан 640 гариза килгән

2012 елның 5 июне, сишәмбе

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән, 16 апрельдә ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatarstan.ru) “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы эшләтеп җибәрелгән иде. Ул кыска гына вакыт эчендә татарстанлылар арасында популярлашып киткән. Моны санитар чистарту буенча республикада барган ике айлык вакытында алынган күпсанлы мөрәҗәгатьләр дә раслый. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Әнисә Гайнуллина сөйләде.

“Халык контроле” системасы бүген гражданнарга юл хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау, экология, территорияләрне төзекләндерү, җәмәгать транспорты һ.б. темаларга кагылышлы үзләрен борчыган проблемаларны дәүләт хезмәтләре порталы аша хакимияткә җиткерү мәйданы санала.

Ике айга якын вакыт эчендә “Халык контроле” системасы аша 640 тан артык заявка алынган. Аларга 8 меңнән артык кеше теләктәшлек белдерергә өлгергән. Иң зур активлыкны, гадәттәгечә, мәгълүмат технологияләре мөмкинлекләреннән файдалану кыры зур булган казанлылар күрсәтә. Система аша алынган мөрәҗәгатьләрнең 515 е нәкъ менә Татарстан башкаласына туры килә. Икенче нәтиҗәне Түбән Кама биргән. Биредән 35 заявка, ә Чаллыдан 25 заявка юлланган. “Боларның барысы да әлеге ресурсның алга таба популярлыгы үсү өчен потенциалы зур икәнен тагын бер кат күрсәтә”, -ди Әнисә Гайнуллина. 150 дән артык мөрәҗәгать бүгенге көндә чишелеш тапкан.

Министр урынбасары сүзләренә караганда, яңа ресурс 20 дән артык теманы (мәгариф, социаль яклау, сәламәтлек саклау, юлларның сыйфаты, рөхсәт ителмәгән чүплекләр һ.б.) эченә ала. Юлларның сыйфатына бәйле тема бүгенге көндә гражданнар арасында иң актуале. Алынган заявкаларның 200 дән артыгында шул проблема күтәрелә. Рөхсәт ителмәгән урыннарда барлыка килгән чүплекләр һәм территорияләрне төзекләндерү темалары популярлык ягыннан икенче урында. Узган ике айга якын вакыт эчендә әлеге актуаль проблемаларга кагылышлы 86 һәм 82 мөрәҗәгать алынган.

Әнисә Гайнуллина сүзләренә караганда, системадан файдалану өчен, Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлеп, үзеңне борчыган теманы сайлап, биредәге картада проблемалы урынны билгеләргә яки төгәл адресын күрсәтергә кирәк. Шуннан соң кыска гына итеп мөрәҗәгать текстын язарга һәм дәлил сыйфатында проблеманы чагылдырган фоторәсемне беркетергә кирәк. Системага алынган мөрәҗәгатьләр иң элек Контакт-центр белгечләре тарафыннан тикшерелә, аннан порталга бөтен кеше күрерлек итеп урнаштырыла. Порталдан файдаланучылар әлеге проблеманы хуплап тавыш бирә, бу фактның дөрес һәм социаль әһәмияткә ия проблема икәнен раслый, үз шәрехләмәләрен калдыра ала.

Мөрәҗәгатьләрне эшкәртү белән муниципаль хакимият органнары белән берлектә министрлык-ведомстволар шөгыльлләнә. Мәсәлән, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы элемтә хезмәтләренең сыйфатына кагылышлы мөрәҗәгатьләр белән эш итә.

Әнисә Гайнуллина белдерүенчә, мөрәҗәгатьләрне карау вакыты 10 көннән дә артыкка сузылырга тиеш түгел. Аерым очраклар өчен карау вакыты шулай да 30 көнгә кадәр озайтылырга мөмкин. Мөрәҗәгатьләр аларда сурәтләнгән проблемалар нигезсез дип табылганда яки чаралар күрү өчен финанслар булмаганда канәгатьләндерелми.

“Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау барышында, бер яктан, аларда сурәтләнгән проблемалар чишелеш таба. Икенче яктан, хокук бозучыларга карата административ чаралар күрелә, бу хакта мәгълүмат “Халык контроле” системасында да яктыртыла”, - ди министр урынбасары. Әнисә Гайнуллина халыкны борчыган актуаль проблемаларны өйрәнү өчен, журналистларны “Халык контроле” системасыннан актив файдаланырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International